Зәй офыклары

Һөнәр - кулдагы алтын беләзек

Һөнәр - кулдагы алтын беләзек, дигән гыйбарә, әйтерсең, шәһәрдәшебез Венера Зыятдиновага төбәп әйтелгән. Кечкенәдән тегүче булырга ниятләгән кыз хыялына тугры калып дөрес эшләгән. Тегүчелек эше аңа башка һөнәрләрне үзләштерергә, аларны камилләштерергә булыша. Элекке оста тегүче бүгенге көндә шәһәребезнең «Тату гаилә» балалар бакчасында хезмәт куя.

Тумышы белән Югары Мәлемнән Венера. Федоровка мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанда тегүчеләр әзерли торган училищеда укып, Әлмәт халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатына тегүче булып эшкә кайта. Тегүче кыз тора-бара кисүче һөнәрен үзләштерә. Совет чорында киемгә кытлык еллар: кисүчегә һәркемнең йомышы төшә. Костюм-чалбар, күлмәк тегүдән хезмәт юлын башлаган Венера тора-бара кисүче була, аннан пальто-туннар, мех бүрекләр дә тегә башлый. Тегүче-кисүче булу өчен төрле инструментлар һәм техник приборлардан оста файдалану сорала. Ниндидер дәрәҗәдә конструктор һәм модельер булырга, кием-салымның ничек күренәчәген дә күзалларга кирәк. Венера «Бурда» журналларыннан файдаланып, клиентларына кешедә булмаган киемнәр тегә. Кием ярдәмендә клиентларының фигурасындагы җитешсезлекләрне яшерә белү остасына да әйләнә ул. Тегүче материалларны да яхшы аңлавы белән аерылып тора. Кыскасы, танылган тегүчеләрнең берсенә әйләнә ул.
Гаиләсе белән Зәйгә кайтып яши башлагач та, тегүче һөнәрен ташламый. Пенсия яшендә булса да, эшен дәвам итә: «Тату гаилә» балалар бакчасында кастелянша булып эшли. Бакчада ул төрле персонажларга, балаларга конкурсларга берсеннән-берсе матур, үзенчәлекле костюмнар тегә. Курчакларга төрле милләт киемнәре тегү остасы да Венера. Юк кына материалдан менә дигән күрсәтмәлелек эшли. Ул теккән костюмнардан коллектив, балалар шәһәркүләм чаралар, бәйгеләрдә чыгыш ясый. Фестивальләрдә коллективның призлы урын алуында аның да өлеше зур.
-Венера апаның хезмәткәрләр белән мөнәсәбәте яхшы, без - тәрбиячеләр нинди генә гозер белән мөрәҗәгать итсәк тә, ул аны тиз генә эшләп бирә. Эшкә карусыз, тынгысыз, кешелекле хезмәткәрләрдән ул, - ди тәрбияче Рәйсә Шушарина.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: