Зәй офыклары

Һөнәри бәйрәмнәрен эш урынында билгеләп үттеләр

Кичә эчке эшләр тикшерү органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы  бүлеге хәбәр иткәнчә, узган ел тикшерү бүлеге тарафыннан судка 100 җинаять эше җибәрелгән, ә агымдагы елның беренче кварталында -  23 җинаять эше.

 

Бүгенге көндә район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсен   юстиция подполковнигы Рөстәм Хафизов җитәкли. Аның җитәкчелегендә 6 тикшерүче эшли. Алар - Радик Черкасов, Радик Габидуллин, Рөстәм Миңнеханов, Ирина Шаламберидзе, Дмитрий Кузнецов, Айсылу Миңнеханова. Алар барысы да җинаятьләрне югары профессиональ дәрәҗәдә тикшерә ала.

- Россия Федерациясе эчке эшләр органнарында тикшерү аппараты булдыру җинаятьчелеккә каршы көрәшүне көчәйтү ихтыяҗы белән бәйле. Практика мондый карарның дөрес булуын күрсәтте. Узган еллар эчендә алдан тикшерү органнары ныгыды, аларның эш алымнары ачыкланды. Ел саен тикшерүчеләр төрле җинаятьләрне тикшерә, аларның күбесе - урлау һәм мошенниклык. Җинаятьләр кимеми, димәк, бәйрәм итәргә  вакыт юк, - ди бүлекчә башлыгы урынбасары Елена Перцева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: