Зәй офыклары

Һөнәри ориентлашу – уртак бурыч

Зәй мәшгульлек үзәге Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау министрлыгы тарафыннан игълан ителгән иң яхшы һөнәри ориентлашу проектлары арасында "Prof навигатор" проекты белән грант отып, әлеге проектны тормышка ашыру максатында актив эшчәнлек алып бара.

Мәшгульлек үзәге белгечләре  мәктәп укучылары белән шәһәр предприятиеләренә барып, төрле һөнәрләр турында мәгълүмат алу, ул белгечлекләрне үзләштерү үзенчәлекләре буенча кызыклы очрашулар оештыра.

Бүген үзәк белгечләре мәгариф идарәсе, “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, үзәк китапханә, политехник колледж белән берлектә, агымдагы елда әлеге проектны тормышка ашыру чаралары турында “түгәрәк өстәл” артында киңәштеләр. Соңыннан сүз бу проектны тормышка ашыру өчен тыгыз хезмәттәшлек алып бару турында булды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: