Зәй офыклары

Нәрсә? Кайда? Кайчан?

1-7 мартта шәһәр-районда узачак чаралар белән таныштырабыз.

1 март
“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия конкурсының төбәк финалы - 7нче мәктәп
“Татарстан Республикасының иң яхшы укытучысы” Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы – 3нче мәктәп
“Әнием куллары” Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган күргәзмә – “Энергетик” Мәдәният сарае, 9 мартка кадәр эшли
2-3 март
“Созвездие-Йолдызлык” ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең төбәк туры - “Энергетик” Мәдәният сарае
3 март
“Сәламәтлек иленә сәяхәт” – 13.00, Мирный бистәсе мәдәният йорты
“Тере классика” Бөтенроссия яшь шигырь укучылар конкурсының муниципаль этабы – 13.00, үзәк китапханә
4 март
“Яз – мәхәббәт һәм чәчәкләр җыры” бәйрәм концерты – 17.30, Иске Зәй бистәсе мәдәният йорты
“Мафия” өстәл уены – 18.00, “Яшьлек” яшәү урыны буенча клубы
5 март
“Ир-егетләр нәрсә турында җырлый?” Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт – 18.00, “Энергетик” Мәдәният сарае
“Ягымлы хатын-кызлар өчен” бәйрәм кичәсе – 17.00, Мирный бистәсе мәдәният йорты

Шулай ук авыл мәдәният йортларында Халыкара хатын-кызлар көне, Туган телләр һәм халык-лар бердәмлеге, Туган як елы, Бөтендөнья язучылар көне кысаларында төрле кичә-бәйрәмнәр, чаралар узачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: