Зәй офыклары

Өчпочмаклы солдат хатлары – кадерле ядкарь

Авыр сугыш елларында, ут эчендә, окопларда һәм блиндажларда язылган солдат хатлары... Алар солдатның йөрәк түреннән чыккан хисләрен, уй-кичерешләрен ачык чагылдыралар. Хатлар инде еллар үтү белән саргайганнар, еллар тузаны кунган, кайберләренең сүзләре дә танырлык түгел.

Югары Баграждан авылдашым Василий Михайлович Герасимовның  1942 елның 20 декабрендә фронттан язган хаты якыннарында саклана.  Әлеге хатны Пермь өлкәсенең Краснокамск шәһәрендә яшәүче оныкчыгы Надежда Брюханова кадерле ядкарь саклый. Кызганыч, Василий Ивановичка туган якларына әйләнеп кайту насыйп булмый. Ул 1943 елның 29 июлендә яу кырында һәлак була.
Хатта болай язылган:
“1942 ел декабрь 20 көне.
Исән генә торасызмы! Миннән әнигә, Федорага, Зинага, Ленага фронттан бик күп сәламнәремне җибәреп калам. Мин исән-сау, таза йөрим. Мин сезгә узган көннәрдә хат бик сирәк яздым, вакыт булмады. Иптәшләр турында бер сүз дә әйтә алмыйм. Алардан айрылганга өч атналап булды. Алар 15 көнләп сугыштылар, ләкин бертөрле дә хәлләрен эшеткәнем юк. Алар турында эшетсәм эйтеп язарсыз. Сезнең хатыгызны күптәннән алганым юк. Без Сталинград шәһәре янында ятабыз. Исән булыгыз.”
Икенче фотодагы 16742 номерлы почта штампасы - Урта Баграж почтасыныкы. Игътибар итегез: 1942 елларда Баграж исеме - Баграш диеп языла торган булган. Хаттагы адреста да Баграш диелгән.
Михаил Тукранов.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: