Зәй офыклары

Очраклы очрашу

Фашизмның иң каты явызлыклары алдында да рухларын сындырмаган әсир солдатлар турында язмалар бирүне дәвам итәбез. Аларның геройлары – үзебезнең Зәй кешеләре. Батырларның исемнәрен мәңгеләштерү – безнең, исәннәрнең, бурычы.

Илья Трофимович Симашев (рәсемдә) 1910 елда Югары Баграж авылында туа. Гаилә коргач, хатыны Донна Максимовна белән Финляндиягә урман кисәргә ялланып китәләр. Әмма каты эш шартларына, авырлыкларга түзә алмыйча, Мәскәүгә кайталар. Алар стахоновчылар булып, Мәскәү метрополитены өчен станция казыйлар.  1938-1939 елларда гаиләдә ике бала туа.
Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көннәрендә Илья эшеннән сорап, балалары белән бергә авырлы хатынын туган якларына кайтара. 1941 елның көзендә ул 26нчы укчылар дивизиясе  составында фронтка керә, Ленинград өлкәсендә Старая Русса астында барган сугышларда катнаша. 1942 елның 21 апрелендә сул аягы яралана, ә икенче көнне инде әсирлеккә төшә. Польша, Румыния, Австриядә әсирләр лагерьларында була. Ачлыктан хәлсезләнгән, аягында көчкә басып торучы Илья икенче лагерьга күчерелгәч, авылдашы Дмитрий Матвеевич Симашевны очрата. Дмитрий әсирлектә пешекче булып хезмәт итә.  Ул авылдашына ат башларыннан пешерелгән өйрәгә кушып, ат күзләренең симезрәк урынын бирергә тырыша. Хәлсез солдатны ачлыктан шул коткарып кала да инде.
Илья Трофимович әсирлектә үткән гомере, иптәшләре, андагы хәлләр турында ачынып сөйли. Шул авыр, дәһшәтле елларны –фашистлар  ничек итеп аларны авыл читенә алып чыгып, бер рәткә тезеп, авызларын ачтырып, тешләрен тикшерүләрен еш исенә төшерә. Әгәр дә әсирнең теше юк икән – көче дә юк, дигән фикер йөртә немецлар. Әсирлектә үткәргән мәхшәрле көннәрен, җир йөзендә бер генә ерткыч җанвар да эшли алмаган явызлыкны фашистларның эшли алуын үз күзләре белән күреп, үз язмышында татый ул.
Кызылармияче Илья Симашев Америка гасәрләре тарафыннан азат ителеп, 1945 елның июнендә совет командованиесенә тапшырыла. Туган якларына әйләнеп кайткач, Ләке урманчылыгында эшли. Ул 1984 елда вафат була.
Светлана Долгова, туган як тарихын өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: