Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Оештыру комитеты Татарстанда «Бердәм Россия» праймеризында катнашуга 17 яңа кандидатны теркәде

Утызлап кеше башлангыч тавыш бирүдә катнашу өчен гариза биргән.

Казанда Татарстан Республикасында алдан тавыш бирүне уздыру буенча оештыру комитетының дүртенче утырышы узды, аның нәтиҗәсендә тагын 17 кандидат теркәлде. Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

-Без ике атна эшлибез, 17 марттан документлар кабул итү башланды. Бүгенге көндә бездә 28 кеше гариза бирде. Аларның 12се бер мандатлы округлар буенча һәм 30га якыны бердәм округ буенча, - дип хәбәр итте төбәк оештыру комитеты рәисе Юрий Камалтынов.

Башлангыч тавыш бирүдә катнашу өчен берничә район башлыгы, гамәлдәге Дәүләт Думасы депутатлары һәм сәясәткә бернинди катнашлары булмаган кешеләр мөрәҗәгать итте.

Алдан тавыш бирү 2021 елның 24 маеннан 30 маена кадәр офлайн һәм онлайн форматта узачак. Праймериз нәтиҗәләре буенча сайлаучылар Дәүләт Думасына көзге сайлауларда катнашачак кандидатлар сайлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев