Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Олег Морозов: Бүләкне алуга караганда бирүнең нинди канәгатьлек бирүен тагын бер мәртәбә тойдым

РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Зәй балаларына планшетлар бүләк итте.

Узган ел илебездә пандемия башлану сәбәпле, мәктәпләр, башка уку йортлары дистанцион укытуган күчкән иде. Әлеге чара кайбер гаиләләргә авырлыклар да тудырды: шактый гына гаиләләрдә компьютер, планшетлар булмау ачыкланды. Әмма балаларның әлеге проблемасы төрле юллар белән хәл ителде. 2020 елның апрелендә районыбызның күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрендәге 50 укучыга кулланып торырга мәктәп ноутбуклары, планшетлар бирелде. Аларның шактый өлеше балаларга бүләк итеп тапшырылды.

Бүген Зәйгә килгән РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов әлеге игелекле эшкә тагын үз өлешен кертте, 5 балага планшет бүләк итте.

-Узган елдан башлап мин депутат булып сайланган округта яшәүче укучыларга илле планшет тапшырдым. Аларның барысы да үз хисабыма алынды. Мин бу гамәлне  чын күңелдән эшләдем.Менә бүген дә балаларның бүләккә ничек сөенүләрен күреп сокландым. Бүләкне алуга караганда, бирүнең нинди канәгатьлек бирүен тагын бер мәртәбә тойдым,-ди Олег Викторович.

Депутат белән очрашу тантанасы шәһәрнең 7нче мәктәбендә оештырылды. Аны кулыннан бүләкне Елизавета Ананьева, Аделина Мортазина, Денис Пузанков, Данис Латыйпов һәм Тарас Уразайкин алды.

Автор фотолары.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев