Зәй офыклары

Олег Морозов Конституциягә төзәтмәләр кертү турында: «Без үз тарихыбызны кимсетергә ирек бирергә  тиеш түгелбез»

Татарстан сенаторы ассызыклаганча, яңартылган Төп закон патриотизм кыйммәтләрен һәм тарихи хәтерне саклауны ныгыта. Бу хакта “татар-информ” мәгълүмат агентлыгы яза.

Конституциягә кертелүче үзгәрешләрнең мөһимлеге һәм актуальлеге  патриотизм, суверенитетны яклауга һәм сугыштан башка яшәү хокукына кагылышлы мәсьәләләрне үз эченә алуында, дип билгеләп үтте Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов.

"Конституциягә төзәтмәләр сәяси партияләрне дә, экспертлар берләшмәсен дә берләштерде. Алар белән РФ Президенты һәм барлык субъектлар да килеште. Бу җәмгыятьне аңлап, патриотизм кыйммәтләрен һәм үз тарихыбызны рәнҗетергә тиеш түгеллегебезне чагылдыручы консенсус төзәтмәләр", - дип билгеләп үтте сенатор.

Яңартылган Конституция илнең хокукый һәм территориаль суверенитетын ныгыта. Олег Морозов фикеренчә, бу соңгы еллардагы чит илләрнең  Россия суверенитетын өзү өчен төрле инструментлар куллануына җавап.  Мондый инструментлар арасында ул санкцияләрне яки чит ил агентларын финанслауны атады.

«Нәкъ менә тарих көнбатыш дөньясы белән безнең мөнәсәбәтләрне,  территориаль бөтенлегебезне ачыклауны таләп итте. Без үз суверенитетыбызны икътисадый, сәяси һәм хәрби чаралар белән яклыйбыз һәм яклаячакбыз», — дип өстәде Федерация Советы әгъзасы.

Бер яктан, Россия үзен якларга әзер ил булып тора. Икенче яктан, ул беркемгә дә һөҗүм итәргә җыенмый һәм берәүгә дә янамый. Россиянең тынычлык урнаштыручы ил буларак статусын билгеләүче тиешле төзәтмә дә,  яңартылган Төп законга кертелгән.

«Бүгенге көндә безнең оборона мөмкинлегебез  үзебезне сакларга да, планетада тынычлыкны тәэмин итәргә дә сәләтле, чөнки без нинди идеология һәм кыйммәтләр саклануга карамастан, системаларның тыныч яшәве яклы. Бу бик мөһим төзәтмә, ул безнең дәүләтнең йөзен тынычлык сөюче буларак ассызыклый», — дип тәмамлады сенатор.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: