Зәй офыклары

Олег Морозов Зәйнең эре предприятиесе хезмәт коллективлары белән очрашты

Бүген Зәйгә М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты каршындагы фәнни-уку үзәге җитәкчесе Олег Морозов килде. Ул район җитәкчелеге белән берлектә "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" ААҖ ендә яңа җитештерү мәйданнары белән танышты, заводның киләчәк перспективалары белән кызыксынды, хезмәт коллективы белән очрашты. - Бүген завод кыенрак хәлдә, чөнки машина...

Бүген Зәйгә М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты каршындагы фәнни-уку үзәге җитәкчесе Олег Морозов килде. Ул район җитәкчелеге белән берлектә "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" ААҖ ендә яңа җитештерү мәйданнары белән танышты, заводның киләчәк перспективалары белән кызыксынды, хезмәт коллективы белән очрашты.

- Бүген завод кыенрак хәлдә, чөнки машина төзелеше дөньяви икътисади хәлгә бәйле. Без соңгы елларда заводта зур модернизация программаларын тормышка ашырдык. Ә аңа салынган средстволарны тиз арада аклау өчен җитештерү куәтенең арта баруы бик мөһим, икътисади кризис сәбәпле, чит илләрнең продукцияләргә санкцияләр кертүе җитештерелүче товарларга ихтыяҗны киметә. Әмма бу вакытлыча күренеш булыр дип исәплибез, чөнки безнең завод ялгызы гына түгел, республика җитәкчелегенең узган ел да заводка авырлыкларны җиңүдә зур ярдәмен тойдык, ышаныч белдерелгәндә, аны акларга омтылу көчле. Шулай булгач, завод киләчәккә зур планнар, җитештерү куәтен арттыру нияте белән яши, - диде генераль директор Илья Давыдов.

Ә Олег Морозов заводтагы үзгәрешләрнең ныклы булуын күзәтеп, аңа югары бәя бирде.

- Вакытлыча авырлыклар һәр җирдә дә бар, әмма еллап түгел, айлап үсә, заманлаша барган Татарстанда аны җиңә алуга беркем дә шикләнеп карамый. Татарстан - моңа кадәр күрелмәгәнчә Универсиаданы, су спорты Дөнья чемпионатын уздыра алган республика, чөнки биредә тырыш, бердәм, бер-берсен аңлаучы халык яши. "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы"нда эшләүче һәр хезмәткәргә уңышлар телим, - диде, коллективка мөрәҗәгать итеп, Олег Морозов.

Соңыннан хезмәт коллективы белән очрашу ГРЭСта үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: