Зәй офыклары

Өлкән кешене тәрбиягә алган гаиләдә кунакта

Зәй районында социаль тармак хезмәткәрләренең караучысыз калган, ялгыз өлкән кешене тәрбиягә алган гаиләләргә баруы күркәм гадәткә әверелде.

29 октябрьдә социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә Салихҗан бабай Гыйльфановны гаиләләренә тәрбиягә алган Сармашбаш авылында яшәүче Алсу һәм Раушан Гыйниятуллиннар гаиләсенә барды.   Мондый очрашулар инде күптән рәсми булудан туктады – гаилә аларга тикшерү белән түгел, ә “кунакка”килүләрен көтә. Бу бару да искәрмә булмады. Әлеге очрашуның сәбәпчесе булган Салихҗан бабайны 2018 елда интернат-йорттан үзләренә сыендырган гаилә беренче көннән үк аны  гаиләләренең тулы хокуклы әгъзасы итеп кабул итә. Килгән кунакларны бабай ачык йөз белән каршы алды, шаяртып, кызыклы  мизгелләрне дә  искә алды. 

  Мондый “кунакка” йөрешүләр  ике як өчен дә файдалы: гаилә социаль яклау органнары ягыннан ярдәм тоя, ә социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре үз эшләренең  ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлыйлар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: