Зәй офыклары

Өлкән яшьтәге авыруларны һәм инвалидларны карау күнекмәләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән дәрес үткәрелде

Зәй “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә “Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе” кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге базасында чираттагы дәрес узды. Анда социаль хезмәткәрләр, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре катнашты.

Дәрес барышында урын өстендә ятучы, социаль хезмәтләр кабул итүчеләрне карауны оештыру мәсьәләләре каралды, шулай ук үзәк психологы  “Тормыш тонусын ничек күтәрергә?” темасына чыгыш ясады, психологик ысуллар белән таныштырды. Барлык катнашучылар да фикер алышуда актив катнаштылар, кызыксындырган мәсьәләләргә сораулар бирделәр.
Шуны искәртеп узабыз, “Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе”ндә дәресләр дәвам итә. Алар “Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү  үзәгендә үткәрелә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: