Зәй офыклары

Өлкән яшьтәгеләргә өйдәрәк булырга киңәш ителә

Белгечләр әйтүенчә, коронавирус йоктырмас өчен өлкән яшьтәгеләр һәм хроник авырулары (йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, шикәр чире һ.б.) булган кешеләргә сәламәтлекләренә үтә дә игътибарлы булырга кирәк.

Алар, вирусны эләктергән очракта, авыруны катлаулырак формада кичерәләр дип санала. Өстәмә чаралар күрү буенча табиб белән элемтәгә керергә киңәш ителә. Әлеге төркем кешеләргә һәм шулай ук башкаларга да авырулардан читтәрәк йөрергә, кулларны ешрак һәм озаграк сабын белән юарга, сәяхәтләрне, очышларны кичектереп торырга киңәш ителә. Алай гына да түгел, соңгы көннәрдә табиблар гына түгел, ил башлыклары да өлкән яшьтәгеләргә кеше күп була торган урыннарга йөрмәскә, өйдән чыкмаска, төрле түләүләр, башка эшләрне дәүләт хезмәтләре порталы аша башкарырга киңәш итә. 

Әлеге уңайдан районыбызның социаль яклау тармагында хезмәт куючылар социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны аерым контрольгә алды. Шәһәр-районда аларның саны 180гә якын. Бу көннәрдә алар өлкәннәр янында булып, коронавирус, аны кисәтү чаралары турында аңлаталар, көндәлек куллану товарлары кирәк булганда, телефон аша шалтыратып хәбәр итәргә кушалар.
Шәһәрдә яшәүче Фәрит Латыйпов – ялгыз яшәүче инвалид. Ул компьютерны яхшы белә. Аңа беркетелгән социаль хезмәткәр Җәмилә Гайнуллина аңа ничек итеп өйдән чыкмыйча түләү операцияләре башкаруда ярдәм итә.
-Бу вакытта фатирыңда утыру хәерле. Барлык эшләрне интернет челтәре аша башкарып була, бик җайлы, - ди Фәрит ага.
Владимир Апполонов исә социаль хезмәткәр Разия Вотинованы мактап туймый.
-Менә бүген генә ипи, сөт кирәк булды. Разиягә шалтыраттым, ул килеп тә җитте. Фатирдан чыкмаска тырышам, чөнки бу турыда телевизордан көне-төне әйтеп кенә торалар,  - диде ул.
Без бар кешене дә тирә-юньдәгеләргә карата игътибарлы булырга чакырабыз. Әгәр сезнең янәшәгездә азык-төлек, дарулар китерүдә, коммуналь хезмәтләргә түләүдә ярдәм кирәк булган өлкән кешеләр булса (яше 65тән өлкәнрәкләр), аларга шундый ярдәм хезмәте барлыгын хәбәр итегез. Ярдәм алу өчен 2-82-19 һәм 7-02-66 телефоннары аша эш көннәрендә иртәнге сәгать 8дән башлап кичке 5кә кадәр үзегез шалтыратып була. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге телефоннар аша социаль хезмәтләрдән файдаланучылар гына түгел, башка категория өлкәннәр дә ярдәм ала ала.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: