Зәй офыклары

Өлкәннәр үрнәк күрсәтә

Зәй шәһәренең 4нче мәктәбендә ике сайлау участогы урнашкан. Аларның берсе мәктәпнең актлар залында булса, икенчесе – спорт залында. Әлеге тавыш бирү участоклары, башка участоклар кебек үк, эшне 25 июньдә башлап җибәрде.

-Безнең 1437нче сайлау участогында 1350 зәйле тавыш бирергә тиеш булса, алты көн эчендә алырның 78 проценты, участокка килеп, үз фикерен белдерде инде. Роспотребнадзор күрсәтмәсе буенча барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлә  – һәр тавыш бирүченең тән температурасы үлчәнә, битлекләр, перчаткалар, бер тапкыр кулланыла торган каләмнәр бирелә,  шулай ук тиешле дистанцияне саклана. Башка төр тавыш бирү кампанияләреннән аермалы буларак, РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча сайлауда тавыш бирүче комиссия әгъзаларын өйгә дә чакырта ала. Моның өчен  безгә кичке сәгать 5кә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк, - диде 1437нче сайлау участогы рәисе Андрей Алчин.
Әлеге участокка тавыш бирүнең төп көнендә   иртән үк өлкән яшьтәгеләр килә башлады. Шуларның берсе -  82 яшьлек Мария Пудова.
-Без, өлкән буын вәкилләре, сайлаулардан беркайчан да читтә калмадык, гражданлык бурычыбызны үтибез. Чөнки Төп Законга төзәтмәләр безнең өчен, балаларыбыз, оныкларыбызның тормышы тагын да яхшырсын өчен эшләнә, - диде ул.
Ике сайлау участогында да күзәтүчеләр эшли. Шуларның берсе - Марат Сәйфетдинов. Ул “За чистые выборы” Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте вәкиле.
- Шунысы куанычлы, сайлау участогында әлегә закон бозу очраклары күзәтелмәде.
Конституция Россия гражданнарының хокукларын һәм ирекләрен яклауның гаранты булды һәм шулай булып кала да. Ул 30 ел элек кабул ителгән һәм бу вакыт эчендә илебез тормышында бик күп үзгәрешләр булды. Илебезнең һәр гражданинының Конституциягә кертелүче төзәтмәләргә үз бәясен бирүе бик мөһим, - ди ул.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: