Зәй офыклары

Өлкәннәргә җан җылысы бүләк итеп

Өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр турында кайгырту районыбыз социаль хезмәтләре эшчәнлегенең мөһим өлеше.

Ялгыз өлкәннәрнең күбесе үз йортларында, гадәти шартларда яшәүгә өстенлек бирә, әмма аларга көндәлек тормышта даими  ярдәм кирәк. Әлеге ярдәмне районыбызның Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына караган  «Радость» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном учреждениесе күрсәтә.

- Бүгенге көндә үзәктә 25 социаль хезмәткәр эшли, алар 176 кешегә хезмәт күрсәтә.  Шул исәптән аларның бер өлеше авылларда: егерме авыл җирлегендә 15 социаль хезмәткәр 92 өлкән кешегә игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтәләр. Шәһәр һәм авыл арасында транспорт элемтәсе булмау, үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелү белән  социаль хезмәткәрләр хезмәте аеруча актуальләште. Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның  балалары нигездә  Зәй муниципаль районыннан читтә яшәүчеләр, пандемия белән бәйле рәвештә аларга  бу катлаулы көннәрдә әти-әниләренең хәлләрен белешүе  проблемалы булды. Һәм нәкъ менә социаль хезмәткәр өлкән яшьтәге кешегә үзләренең көнкүреш ихтыяҗларын хәл итүдә өстәмә мөмкинлекләр, тәрбия һәм кайгыртучанлык тәэмин итә алды, - ди «Радость» үзәге директоры Людмила Симонова. 

Мәгълум булганча, пандемия чорында 65 яшьтән өлкәнрәкләр риск зонасында булу сәбәпле, аларга өйләреннән чыгарга  киңәш ителмәде, социаль хезмәткәрләр аларның бөтен көнкүреш мәшәкатьләрен үз җилкәләренә алды һәм үз кул астындагыларның теләкләренә һәм гозерләренә игътибар белән колак салды. Бу чорда азык-төлек, беренче чиратта кирәк булган товарлар, дару препаратлары сатып алу  иң кирәкле хезмәтләр булды. Социаль хезмәткәрләрдән психологик ярдәм дә бик кирәк иде: алар социаль хезмәт алучыларга рухи әңгәмәләр оештырдылар, яңалыклар турында фикер алыштылар, үз карамагындагыларның торышы белән кызыксынып тордылар.

Өлкән яшьтәге кешеләрнең үз ресурсларын куллану-социаль ярдәмнең перспективалы алымнарының берсе. Хатирәләр эмоциональ рәвештә өлкән кешенең тормышын, психологик адаптациянең яхшы формасы булып, эмоциональ һәм интеллектуаль формада  ярдәм, ялгызлыктан һәм депрессиядән саклап кала. Моны социаль хезмәткәрләр дә аңлый, «Хатирәләр терапиясе»технологиясенә еш кулланып  эшләү, шуның нәтиҗәсе, - ди социаль бүлек белгече Марина Романова.

Әлеге уңайдан үз хезмәтен бирелеп башкаручы Гөлчәчәк Шәмсемөхәммәт кызы Гыйльметдиновага аерым тукталып үтәсе килә. 

Гөлчәчәк Гыйльметдинова  социаль хезмәткәр булып күптән түгел генә эшли. Әмма шушы өч ел эчендә ул үзен  искиткеч тырыш, җаваплы  хезмәткәр итеп танытты, аны бик яраталар һәм көтеп алалар, дип ассызыклады безгә социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина.

 Бүгенге көндә Гөлчәчәк Шәмсемөхәммәтовна  Түбән Биш авыл җирлегендә яшәүче 75тән 90 яшькә кадәр булган ялгыз яшәүче 6 гражданга хезмәт күрсәтә, аларны якын кешеләредәй тәрбияли. Социаль-хокукый, пенсия, торак-коммуналь мәсьәләләре һәм ташламалар буенча законнардагы үзгәрешләрне  аңлаешлы рәвештә төшендерә. Үз канаты астына алганнарга йорт эшләрендә булышудан тыш,  проблемаларын хәл итәргә,  үтенечләрен  үтәргә, кыскасы барысына да  өлгерә. Боларга өстәп,  Гөлчәчәк Шәмсемөхәммәт кызы үз эшендә инновацион технологияләрне актив куллана: «Сиделка хезмәте», «Өй бәйрәме», «Өй ярдәмчесе», кинотерапия, гарденотерапия, китапханә проектларыннан файдалана, шулар ярдәмендә  психологик киеренкелекне йомшартуга ирешә, өлкәннәрнең аралашуга булган ихтыяҗын күңел биреп  канәгатьләндерә.

Гөлчәчәк ханым, үз өстендә эшләүгә, белемен даими күтәрүгә дә зур игътибар бирә.  Даими рәвештә  семинарларда, социаль хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгы бәйгеләрендә  катнаша. Социаль хезмәткәр мәктәбендә, аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау мәктәбендә, куркынычсызлык мәктәбендә алган гамәли һәм теоретик белемнәрен көн саен пенсионерлар, инвалидлар һәм авыр тормыш хәлендә калган башка гражданнар белән эшләүдә куллана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: