Зәй офыклары

Өмә оештырып, һәйкәл тирәсен чистарттылар

Сарсаз-Баграж авылыннан Бөек Ватан сугышы елларында фронтка 192 кеше киткән. Аларның бары тик 88енә генә туган якларына әйләнеп кайту насыйп булаган Фронтта безнең тыныч, имин тормышыбыз өчен башларын салган солдатларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл һәр авылда да бар.

Ләкин еллар узу белән алар төссезләнә, тоныклана бара. 2000 еллар тирәсендә авылда мәктәп оештырган “Хәтер паркы” проекты буенча юл буенда парк ясалды. Авылыбызда һәйкәл авыл эчендә урнашкан иде. Һәйкәл аннан парк эченә күчерелде. Паркка укучылар, укытучылар көче белән агачлар утыртылды.
         Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан әлеге һәйкәл яңартылды. Җәйнең ямьле бер көнендә, парк  территориясен тәртипкә китерергә дип, сарсазбагражлылар өмәгә җыелдылар. Өмәгә сугышта башларын салган бабаларыбызның якты истәлегенә битараф булмаган авылдашларыбыз килде. Кемнәрдер чиләк белән балчык ташыды, кемнәрдер көрәк, тырма белән эшләде, агачларны чистартты. Мәктәп укучысы гына булса да, олылар белән беррәттән, Ильмир Романов йөгерә-йөгерә тачка белән балчык ташыды. Александр Чернов белән Алексей Иванов һәкәл территориясендәге үләннәрне чапты. Олы яшьтәге авылдашларыбыз да – Александр Чернов, Александр Биканов, Валентин Петров, Нина Зверева, Зина Иванова,  Җамал абый Галиевлар да үз көчләрен кызганмадылар. Григорий Иванов, Николай Мартемьянов, Николай Минеев  шәһәрдән кайтып булыштылар. Шулай ук мәктәп, мәдәният, почта һәм медицина өлкәсендә хезмәткәрләре - барысы да бу көнне бик тырышып эшләделәр. Парк тирәсе чистарып, матурланып калды.
Озак вакытта үтмәс, чәчәкләр дә утыртылыр, истәлек тактасы да куелыр. Өмә ахырында авыл җирлеге башлыгы  Павел Николаевич Минеев барлык булышкан кешеләргә  рәхмәт сүзләре җиткерде. Алга таба да шулай бердәм булып,  паркны  бергәләшеп карап, чиста тотсак, бу яшь буынга да матур үрнәк булыр иде.
Марина Халикова, китапханәче.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: