Зәй офыклары

Өмәләрдә катнашып, күңелләр дә чистара

1 апрельдән торак пунктларны, урамнарны, ишегалларын чистарту буенча санитар-экологик икеайлык старт алды. 31 майга кадәр шәһәр һәм авылларыбызны чүп-чардан арындырып, тәртипкә китерергә тиешбез.Елдагыча, һәр атнаның чәршәмбесе һәм җомгасы санитар көн дип игълан ителде. Ә 20 апрельдә шәһәр һәм район күләмендә шимбә өмәсе булачак. Чисталык, тәртип үзебез өчен бит. Без зәйлеләргә өмәләрдә катнашасызмы, дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Павел Минеев, Баграж авыл җирлеге башлыгы:
- Ел саен яз көне авылны чүп-чардан чистартуда катнашабыз, моны үзебезнең бурычыбыз дип саныйбыз. Бу эш бездә оешкан төстә үтә, монда авыл җирлеге Советы, мәдәният йорты, мәктәп коллективы  һәм башка учреждение хезмәткәрләре катнаша. Юл буйларындагы чүпләрне җыябыз, Бөек Ватан сугышында  һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлне тәртипкә китерәбез, электр баганаларын агартабыз. Шулай ук зиратны да тәртипкә китерергә, коры яфракларны яндырырга, чүп-чарны җыеп түгәргә кирәк. Авыл халкының күпчелеге бу эштә ярдәм итә.
Рәмзия Гыйниятуллина,  медицина хезмәткәре:
-Кыштан соң бөтен пычрак, чүп чыга бит. Чистартмыйча булмый, шуңа да өмәләрне оештыру бик кирәк дип саныйм. Мин авыл кызы булгач, мондый эшне яратам. Һәркем, үзе яшәгән йорт янына чыгып, өмәләрдә катнашса, яхшы булыр иде. Тирә-ягыбызның чисталыгы үзебездән тора. Яшәгән урыныбыз чиста булса, үзебезгә дә рәхәт! Шәһәр-авылларыбыз җәйне чистарынып каршылырга тиеш дип уйлыйм.
Аделина Вәлиева, өлкән сыйныф укучысы:
-Без сыйныфташларым белән шәһәребезне чистартуга үзебездән өлеш кертәбез. Мәктәп территориясен, паркларны да җыештырабыз. Мондый өмәләргә һәркем чыгарга тиеш дип уйлыйм. Кайчак кемнеңдер чүпне җиргә ыргытканын күрсәм дә, чүп савытына алып ташлыйм. Күп вакыт чүп-чарны кая туры килә, шунда ташлап китә кайберәүләр. Ә инде буш шешәләрне, тәмәке төпчекләрен фатир тәрәзәсеннән яки балконнан ташлау – монысы бернинди кысага да сыймый...
Гүзәл Мансурова, эшче:
- Әлбәттә, язгы санитар чистарту өмәләрендә коллективыбыз белән һәрвакыт катнашабыз.  Тик тәртипне урнаштыру гына җитми - аны даими сакларга да кирәк. Үзебезгә билгеләнгән биләмәне атнаның һәр чәршәмбесе һәм җомгасында чистартып торабыз. Гомумшәһәр өмәсендә Ринат Фәрдиев исемендәге паркка чыгабыз. Шәһәребез җәй көне аеруча матур, гөл-чәчәкләргә күмелеп утыра. Ямьле җәйләрдә чиста урамнардан, парк-скверлардан атлавы нинди күңелле бит! Тагын шунысын да онытмыйк: чисталык җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән урында гына була. Зәйлеләр өмәләрдә катнашучыларның хезмәтен хөрмәт итсен иде.
Рифкать Галимов, пенсионер:
- Мин үз йортым белән яшим, шуңа күрә елына ике тапкыр бөтен җирне чистартып чыгабыз. Салкын кыштан соң кояшлы урамга чыгып, тырма, себерке тотып эшләү үзенә күрә җанга бер рәхәтлек бирә. Балалар һәм оныкларым белән бергә бакчаны да, йорт яннарын да тәртипкә китерәчәкбез. Үз тирәбезне чиста тотуга битараф карау-чыларны мин берничек тә аңлый алмыйм...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: