Зәй офыклары

Онытмыйбыз сине, Сөббух абый!

15 июль - якташ язучы Сөббух Рәфыйковның туган көне. Быел без аның тууының 99 еллыгын билгеләп үтәбез. Сарман якларында туып үссә дә, Зәйдә эшләп, аны үз итеп яшәп, татар әдәбияты үсешенә үзеннән зур өлеш керткән шәхесләребезнең берсе ул - Сөббух Рәфыйков. Аның «Ак төннәр» шигырьләр китабы, «Беренче яз», «Авыл иртәсе»,...

15 июль - якташ язучы Сөббух Рәфыйковның туган көне. Быел без аның тууының 99 еллыгын билгеләп үтәбез.

Сарман якларында туып үссә дә, Зәйдә эшләп, аны үз итеп яшәп, татар әдәбияты үсешенә үзеннән зур өлеш керткән шәхесләребезнең берсе ул - Сөббух Рәфыйков. Аның «Ак төннәр» шигырьләр китабы, «Беренче яз», «Авыл иртәсе», «Тын елга буенда» романнары дөнья күрде. Соңгы әсәре тулысы белән Зәй ГРЭСын төзүчеләргә багышланган.

С. Рәфыйковның туган көне уңаеннан шәһәр-районда язучыга багышланган чаралар уздыру башланды. Үзәк китапханәдә аңа багышланган китап күргәзмәсе эшли, китап укучылар белән язучының иҗаты турында радиокүзәтү оештырыла. Мәдәният йортлары, китапханәләрдә әдәби-музыкаль кичәләр, Сөббух Рәфыйков премиясе лауреатлары белән очрашулар үтә. Иртәгә район җитәкчелеге, җәмәгатьчелек вәкилләре, Сөббух Рәфыйков исемендәге премия лауреатлары язучы каберенә зират кылачак. Сишәмбе көнне үзәк китапханәдә язучы исемендәге бүләк тапшыру тантанасы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: