Зәй офыклары

Онытылмыйлар батырлар кайларда ятсалар да...

Яшьләр эшләре идарәсе каршындагы “Гвардия” эзтабарлар отряды (җитәкчесе Виктор Никифоров) Бөек Ватан сугышында яу кырында ятып калганнарның сөякләрен казып алып, хөрмәтләп җирләү юнәлешендә зур эш башара. Хәзерге вакытта отряд янә Волгоград өлкәсенә казу эшләренә китте.

Июнь аенда Зәй отряды, башка эзтабарлар отрядлары белән бергә, Тверь өлкәсенең Ржев районы Полунино авылы янында барган казу эшләре вакытында бер урында 6 кызылармияче һәлак булган  урынга тап була. Виктор Никифоров әйтүенчә, яу кырында башларын салган әлеге солдатларны дүртесенең медальоны була һәм аларның берсенең Татарстаннан булуы ачыклана. Соңрак кызылармияченең Тукай районы Борды авылыннан 1911 елда туган Демьян Маклаков икәнлеген беләләр.
10 августта якташыбызны туган авылына алып кайтып җирләү тантанасы оештырылды. Әлеге чарада “Гвардия” эзтабарлары да катнашты.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: