Зәй офыклары

Орден-медальләрен тагып, очрашуга килделәр

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Зәйнең музей хезмәткәрләре 1нче мәктәп укучылары өчен, сугыш ветераннары Поликарп Рыжов һәм Габдулла Шаһиевны үзләренә чакырып, очрашу үткәрде. Сугыш турында аның эчендә кайнаган өлкәннәр авызыннан ишетү аеруча тәэсирле булды. Укучылар ветераннар сөйләгәнне тын да алмый тыңлады, сорау арты сорау бирде. Поликарп Иванович 1925 елда Алексеевка авылында...

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Зәйнең музей хезмәткәрләре 1нче мәктәп укучылары өчен, сугыш ветераннары Поликарп Рыжов һәм Габдулла Шаһиевны үзләренә чакырып, очрашу үткәрде.

Сугыш турында аның эчендә кайнаган өлкәннәр авызыннан ишетү аеруча тәэсирле булды. Укучылар ветераннар сөйләгәнне тын да алмый тыңлады, сорау арты сорау бирде.

Поликарп Иванович 1925 елда Алексеевка авылында туган. Сугышка ул 1943 елда алына. Башта ул немецлардан азат ителгән Мәскәү янында өйрәнүләр үтә. 1944 елда яраланып госпитальдә ята. Җиңүне ул Балтыйк буенда каршылый. Ул чактагы сөенечнең иге-чиге булмады, дип искә ала ветеран. Сугыш тәмамлангач та ул әле тиз генә кайтмый, 1951 елга кадәр армия хезмәте үти, Камчаткада була. Тыныч тормышта ул укытучы булып эшли.

Ә Габдулла 1924 елда Югары Мәлем авылында туа. Сугышка Сталинградка алына. Алар әтисе белән бер поездда Сталинградка барганда, очраклы рәвештә очрашалар. Юл буе сөйләшеп баралар. Шул очрашулары соңгысы була. Әтисе үлеп кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: