Зәй офыклары

Организм кышкы чорга әзерләнә

Көзен хроник авырулар баш калкыта. Шуңа күрә хроник авырулары булганнарга, аеруча өлкән яшьтәгеләргә сәламәтлекләренә игътибарлы булу сорала. Әлеге категория кешеләрне көзен нинди авырулар сагалавын һәм аларны профилактикалау турында без район үзәк дәваханәсе баш табибының поликлиника эшчәнлеге буенча урынбасары, югары категорияле табиб-терапевт Резеда Вәлиуллина белән әңгәмә кордык.

-Резеда Гайсовна, сезнең участокта күпме өлкән яшьтәге кеше бар?
-Участокта барлыгы 2800 пациент исәпләнә, шуның 1080е – 65 яшьтән өлкәнрәк.
-Ничә яшьтән кешеләр табибка еш мөрәҗәгать итә башлый?
-Минем күзәтүләрем буенча, 50 яшьтән соң.  Яшь зурая барган саен поликлиникага кеше ешрак килә башлый. Кайберәүләр  табибка аеруча еш мөрәҗәгать итә. Әлбәттә, шәһәрдә яшәүчеләргә, авыллар белән чагыштырганда, участок табибына кабул итүгә эләгү җиңелрәк. Мәсәлән, минем участокка район үзәгеннән ерак урнашкан Зичәбаш, Кабан-Бастрык авылларында яшәүчеләр беркетелгән. Әлбәттә, аларның шактые -  өлкән яшьтәгеләр.  Аларга табибка үзәк дәваханәгә килү җиңел түгел. Алар башта авыл фельдшерларына мөрәҗәгать итә. Кичекмәстән табиб ярдәме кирәк булган очракта, табиб  яисә ашыгыч ярдәм машинасы чакыртыла.
-Зәй өлкәннәре табибка күбрәк нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итә?
- Башлыча кан басымы күтәрелү, йөрәк, баш авырту  проблемалары белән.  Статистика мәгълүматлары буенча, быел баш авырту проблемасы белән  - 253, йөрәкнең ишемия авыруы белән -73 һәм цереброваскуляр авыру белән  179 кеше мөрәҗәгать итте.
-Көзге чорда өлкән яшьтәгеләргә сәламәтлекләрен ныгыту өчен нинди киңәшләр бирер идегез?
 - Көзгә керүгә, өлкән яшьтәгеләр генә түгел, сәламәт кешеләр дә ниндидер дискомфорт сизә, хәлсезлек кичерә. Чөнки көз -  ул күчеш чоры, организм кышкы чорга әзерләнә, моның өчен күп көч сарыф итә, салкын тию белән бәйле авыруларга бирешүчән була. Ә менә хроник авырулары булган кешеләрдә алар үзен сиздерә башлый. Артрит, артроз, терәк-хәрәкәт органнары, бәвел системасы белән бәйле авырулар булганда урынга, система астына  ятмау, өзлегүләргә юл куймау максатында профилактик чаралар күрү зарур. Үзегез куллана торган барлык төр даруларны кул астында гына тоту кирәк. Бик каты авырып киткәндә, әлбәттә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү мөһим.
-Диспансеризация үтү мөһим бит, шулаймы?
-Бу -  үзәк дәваханәнең өстенлекле юнәлеше.  “Демография” илкүләм проекты кысаларындагы “Өлкән буын” проекты нигезендә көз башында ук авыл җирлекләрендә  яшәүче өлкәннәрне махсус транспортта диспансеризация һәм өстәмә скрининглар  үтүгә алып килү оештырылды. Моның өчен районга өлкәннәр утырып йөрү өчен бөтен уңайлыклары булган “Лада Ларгус” автомобиле кайтартылды.  
Безнең бурыч – ел ахырына кадәр яше 65тән арткан  600ләп өлкән кешегә  диспансеризация үткәртү.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: