Зәй офыклары

Орлыкларны чәчәргә әзерлибез

Тәҗрибәле бакчачы Ләйлә Мостафинадан киңәшләр.

1.Барлык төр яшелчә орлыкларын чәчәр алдыннан эшкәртсәң, аларның тишелү сәләте күпкә югарырак була. Моннан тыш, бу ысул буш орлыклардан арынырга да ярдәм итә. Кишер, чөгендер, редис һәм башка яшелчә орлыкларын түбәндәгечә эшкәртеп утыртам.
Орлыкларны башта 7-10 минут тозлы суга салып торам. 1 стакан суга 1 аш кашыгы тоз кирәк. Буш орлыклар өскә йөзеп чыга, аларны алып ташлыйм. Орлыкларны дуршлаг аша чиста суда чайкатам. Аннары 15 минут алсу төстәге марганцовка эремәсендә тотам. Шулай ук орлыкларны  чиста су белән чайкыйм. Ахырдан орлыкларны 1 стакан суга 6-7 тамчы “Энергин” препараты салып эшкәртәм. Кишер, чөгендер орлыгын әлеге эремәдә 10-12 сәгать тотам, ә менә редис, кәбестә, шалкан ише яшелчәләр орлыгына ярты сәгать тә җитә. Орлыкларны киптереп, чәчәргә әзерләп куям.
2. Йомырка кабыгын ташламагыз. Ул – менә дигән табигый витаминнар чыганагы. Йомырка кабыгын юып, ваклап, киптереп әзерләп куйсаң, җәй буе яшелчәләргә сибеп торсаң әйбәт. Әлеге ашламаны кәбестәгә күп сибәм, чөнки кәбестә кортлары аны “яратмый”.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: