Зәй офыклары

Ошамаган товарны кире кайтарып була

Интернет-кибет аша сатып алган автомагнитоланың техник характеристика белән канәгать булмаган Зәй кешесе Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенә мөрәҗәгать итә.

Сатып алучы товарны сатучыга кире кайтарырга була, тик моны ничек эшләргә кирәклеген белми. Ир-ат мондый мөмкинлек барлыгына ышанып бетми, чөнки  сатучы офисы Мәскәүдә урнашкан. Инспекциядә ир-атка товарны кайтару буенча аңлатма бирәләр.

Барлык хәлләрне ачыклаганнан соң, кулланучыга акчаны кире кайтару турындагы таләп белән дәгъва проекты әзерләнгән һәм әлеге таләпләр гамәлдәге законнарда каралган. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының 26.1 маддәсе һәм товарларны дистанцион ысул белән сату кагыйдәләре кулланучыга сәбәпләрен аңлатмыйча да товарны кире кайтару хокукын бирә.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә сатып алучыга аңа товарны тапшырганнан соң 7 көн эчендә баш тартырга хокуклы, дип аңлаттылар. Тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары турында мәгълүмат товарны илтеп тапшырган вакытта язма рәвештә бирелмәсә, сатып алучы товарны тапшырганнан соң өч ай эчендә товардан баш тартырга хокуклы.

"Товар төре, куллану үзлекләре, шулай ук сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы документ сакланса, сыйфатлы товарны кире кайтару мөмкин. Кулланучы, әгәр күрсәтелгән товар бары тик сатып алучыга гына кулланылырга мөмкин булса, индивидуаль-билгеле бер үзлекләре булган сыйфатлы товардан баш тартырга хокуклы түгел. Кулланучыны товардан баш тарткан очракта, сатучы, кулланучының килешү буенча түләнгән акчасын, сатучының кире кайтарылган товарны кулланучыдан китерүгә чыгымнарыннан тыш, кулланучы тарафыннан тиешле таләп куелганнан соң ун көннән дә соңга калмыйча кире кайтарырга тиеш", - дип билгеләп үттеләр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә.

Моннан тыш, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының 26.1 маддәсеннән күренгәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 елдан 55нче номерлы карары белән расланган башка күләмдәге, форма, габарит, фасон, төсләр яки комплектация күләмендәге азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә кергән товарлар да алмаштырылырга яки кире кайтарылырга тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: