Зәй офыклары

Осталар бәйгедә сыналды

Бүген Зәй политехник колледжында шәһәрнең эре предприятиеләрендә хезмәт куючы яшь хезмәткәрләр һәм студентлар арасында эретеп ябыштыручы белгечлеге буенча муниципаль бәйге оештырылды.

Тәүге тапкыр оештырылучы бу бәйгенең максаты - эретеп ябыштыручы белгечлегенең популярлыгын арттыру, мондый һөнәр ияләренең җитештерү предприятиеләре өчен бик кирәкле, мөһим белгечләр булуын югары сыйныф укучыларына аңлату.

-  Эретеп ябыштыручыларга шәһәр предприятиеләреннән безгә сорау күп килә. Иң мөһиме - аларны югары һөнәри әзерлекле белгечләр итеп өлгертү. Без шәһәр предприятиеләре белән элемтәдә торабыз, студентларыбыз гамәли тәҗрибәне нәкъ менә шәһәр предприятиеләрендә практика үтеп ныгыта. Бүгенге көндә колледжда өч курста 60 студент эретеп ябыштыручы белгечлеген  үзләштерә. Шунысы куанычлы, чыгарылыш укучыларының күпчелегенә предприятиеләрдән сорау инде алдан ук килә. Чөнки безнекеләрне предприятиедә практика үтү барышында ук күреп алалар, - ди колледжның производство укыту остасы Валентина Попова.

Бәйгедә Илья Глухов (“Олимп” ҖЧШ), Андрей Маркин (“Зәй шикәре” АҖ), Алексей Журавлев (ГРЭС), Андрей Ульдяков (“Татнефтедор”), Денис Кузнецов (политехник колледж), Ярослав Агеев (политехник колледж) иң-иң исемен алу өчен тырышты. Бәйге ике этаптан торды. Беренче өлештә егетләр теоретик белемнәрен тест сораулары буенча сынады. Барлыгы 30 сорауга җавап бирергә кирәк иде. Икенче этапта гамәли эш бәяләнде. Валентина Попова, әлеге колледжда озак еллар хезмәт куйган ветеран Ирина Скобелева, “КамаТрансСервис” АҖнән электр, газ белән эретеп ябыштыру остасы Владимир Лобашевтан торган мәртәбәле жюри һәр эшне җентекләп күзәтеп тордылар. Практик бәйгедә егетләр эретеп ябыштыруны өч ысул белән башкарырга тиеш булды.

Нәтиҗәдә беренче урынны Илья Глухов яулады. Ул, колледжны тәмамлап, хезмәт юлын “Олимп” ҖЧШендә башлап җибәргән.

- Мин һәрвакыт эшемнең сыйфатлы, җиренә җиткерелеп башкарылуына төп игътибарны бирәм. Бу бәйгедә дә бирелгән биремне миллиметрына кадәр туры китереп эшләүне максат итеп куйдым һәм теләгемә ирештем, - ди Илья.

Ул нәкъ менә шушы һөнәрне сайлавына шат булуын да белдерде, яшь булса да коллективта хөрмәт казанган.

  ГРЭС хезмәткәре Алексей Журавлев икенче урын алды. Алексей колледжны алдагы елларда тәмамлап инде армия хезмәтен үтәп кайтырга, Әлмәттә беренчел хезмәт тәҗрибәсен тупларга, югары белем алырга өлгергән.

- Хәзерге вакытта ГРЭСта югары разрядлы эретеп ябыштыручы булып эшлим. Миңа үз һөнәрем бик ошый. Әлбәттә, осталык эшли-эшли туплана һәм инде даими төстә теоретик  белемне арттырып тору да кирәк дип саныйм, чөнки замана үзгәргән саен техник мөмкинлекләр дә үзгәрә бара, моны һәрчак белеп торырга кирәк, - ди Алексей.

Ул, чыннан да, биремнәрне җитез, шома башкаруы белән аерылып торды. 30 сорауга иң беренче җавап бирүче дә Алексей булды. Ул үз-үзенә нык ышанган белгеч буларак та аны күрми мөмкин түгел иде.

Өченче призлы урын - Андрей Маркинда. Андрей шикәр заводында хезмәт куя, шулай ук үз һөнәрен күңел биреп башкаручы егет. “Теорияне иң яхшы белүче” номинациясендә колледж студенты Денис Кузнецов бүләкләнде. Ә “Җиңүгә омтылыш” номинациясендә дипломнар Андрей Ульдяков һәм Ярослав Агеевка бирелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: