Зәй офыклары

Остазымның якты истәлегенә

Кеше китә, ә үзеннән соң матур эш-гамәлләре кала. Әлеге язма Татарстанның атказанган агрономы, Ленин ордены кавалеры Исмәгыйль Cәгыйтдинов турында. Исән булса, бу көннәрдә аңа 90 яшь тулган булыр иде.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, безгә Исмәгыйль Вәлиуллович җитәкләгән Тукай исемендәге колхозда иптәшем баш агроном, үзем баш икътисадчы булып эшләргә туры килде.
Мин Аллаһыма бик рәхмәтле, тормыш юлымда шундый остаз биргәне өчен. Ул безгә: “Йөргән юлларыгызда, кылган гамәлләрегездә уңай яктан эзегез калсын”, - дия иде.
Нинди дөрес сүзләр! Тора-бара бу сүзләр минем тормыш девизыма әверелде. Исмәгыйль абыйның оештыру сәләте зур иде. Халыкка кай яктан килергә,  кемгә нинди сүзләр белән мөрәҗәгать итәргә икәнен яхшы белә иде.
Күп эшләрдә ул безнең өчен үзе үрнәк булды. Бүгенгедәй хәтеремдә, Шыкмай авылы басуында зур оешканлык белән мал чөгендерен җыеп куйдык. Исмәгыйль абый үзе гаиләсе белән бергә җиң сызганып, беренчеләрдән булып эшнең башыннан азагына кадәрле – соңгы чөгендерне арбага төягәнче эштә булды. Аллаһым ул елны безнең өлешкә уңышны мулдан биргән иде.
Исмәгыйль абыйның кайгыртучанлыгы, үзе алынган эшкә җаваплы каравы нәтиҗәсендә Ашыт, Шыкмай, Пусташит, Түбән Биш авыллары халкы ярты гасырга якын бер тату гаилә булып гомер иттеләр. Бу «гаиләдә» һәркемнең үз урыны, үз җаваплылыгы да бар иде. Бу яшь белгечләргә дә, балаларына күрсәткән хөрмәтне күрсәтте.
Кыскасы,Исмәгыйль абыйның  таләпчәнлеге дә зур, хөрмәтне дә үзенчә күрсәтә белә иде. Әгәр киңәшмәгә барыбыз бергә барырга туры килсә, ул безне – хатын-кызны хөрмәт йөзеннән үз урынына утырта иде. Район җитәкчеләре тарафыннан без – баш белгечләр беркайчан да шелтә алмадык, ул безне яклады. Үзенә зур җаваплылык алып эшләүче җитәкче булды. Колхозыбыз  алдынгы булганлыктан, җыелышлар, семинарлар күбесе безнең хуҗалыкта узды.
Ул вакыттагы район хуҗаларына бу җитәкче терәк, эш күрсәткече дә яхшылардан булды. Шушы таләпчәнлекнең җимеше – безнең хуҗалыгыбыздан күпме хезмәткәр дәүләтебезнең югары бүләкләренә лаек булды: Мәсгут абый, Нәҗип абый, Гасимә апа һ.б.лар. Исмәгыйль Вәлиуллович эшлекле җитәкче булды: шуның нәтиҗәсе буларак, Ленин ордены кавалеры, Татарстанның атказанган агрономы исемнәренә лаек булды,  съезд делегаты итеп сайланды.
Үсемлекчелек буенча иптәшем җир технологиясен яхшы үзләштергән белгеч иде. Безгә эштә дә, гаиләдә дә кулга-кул тотынып, бер-беребезгә ышанычлы терәк булып яшәргә-эшләргә  туры килде. Бу 1975-1982 еллар. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уңыш 14 центнердан 35-40 центнерга күтәрелде.  Басу әйләнешләре белән эшләү, чүп үләннәренә каршы көрәш, Җир-анага караш югары дәрәҗәдә иде. Җитәкчебез безне гел дөреслеккә өндәде. Аның фермадан алган сөте дә лицевоена утыртыла – хезмәт хакыннан басылып калына иде.
Бу як халкы бит үзенең балта осталары, чана ясаучылары, чыпта сугучылары белән данлыклы. Үзебезнең колхозчылардан оештырылган бүлекчәнең һәрберсендә төзелеш бригадалары оештырылган иде. Хәзергедәй күз алдымда - Шәрифҗан, Нурлыхәмәт, Зәки абыйлар.
Дөньялар гизеп, үз күзләрең белән төрле җирләрне күргәннән соң, барысын да чагыштырып карыйсың бит.  Бу төбәк халкы кебек тырыш, сабыр, эш сөючән, намуслы, пөхтә халыкны күргәнем булмады. Безгә шундый булган, уңган кешеләр белән иңне-иңгә куеп хезмәт итәргә, яшәргә насыйп булды. Болар бит барысы да зур тормыш, тәрбия мәктәбе.
Безнең ике сабыебыз да шушында туды. Бер гаилә башына 4 гектардан артык чөгендер эшкәртергә туры килер иде. Эшкәртү санап - 1 метрга  5-6 үсемлек калдырып. Ул вакытта әле бер генә тишелешле орлыклар юк иде. Ә көзен  һәр гаилә амбарына ат арбасы белән шикәр комы кайтыр иде. Ул Хуҗа Тучин, Нәҗип, Махиян абыйлар, Гадимә апа, Мансур, Гыйльметдин, Әлмөхәммәт абыйлар, Зәйтүнә, Рәхилә, Шәкерт, Һади абыйлар - үзләре бер язылмаган китап.
Исмәгыйль абыйны мин бик бәхетле җитәкче,  дияр идем. Тормыш иптәше Рәмзия апа белән өч кызларын тәүфыйк һәм тәрбия белән үстереп, белем биреп, зур тормыш юлына чыгардылар. Кызларга да үз тиңнәре белән матур гаиләләр корып, әти-әни катында Зәй шәһәрендә яшәү мөмкинлеген бирде, Раббым.
Остазыбыз җитәкчелегендә эшләп мин дә үземә күп кенә тәҗрибә тупладым. Рәмзия апа кебек уңган-булган, кунакчыл, ярдәмчел, туган җанлы, саф күңелле,  тәрбияле хуҗабикәләр сирәк, дияр идем. Мин дә шушы сыйфатларны үземдә туплау, булдыру теләге белән яшәдем.
Остазыбыз яшьнәп яшәде дә Аллаһымның рәхмәте белән озак та авырмыйча,  дин юлына басып, чын мөселман булып, Раббым хозурына күчте.
Бу хуҗалыкны Исмәгыйль абый вакытлыча гына сайламаган (үзе бит ул чыгышы белән Чистай районыннан), үзенең иле, үзенең җире итеп караган. Аның кабере үзе төзегән дөньясында, балаларын үстергән, хезмәтенең җимешләрен татыган урында - Түбән Биш авылында дәфен кылынды.
Шушы хуҗалыкта хәләл хезмәтләрен куйган, сәламәтлекләрен биргән хезмәттәшләрем! Миннән өлкәннәре дә, яшьләре дә күбесе исән. Игътибарга, ярдәмгә мохтаҗлары да бар. Иленең тарихын белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Тукай исемендәге колхоз безнең кечкенә Ватаныбыз бит. Үткәнебезне, авыр елларда шул Ватанны төзегән, саклаган хезмәттәшләребезне онытмасак иде. Мохтаҗларга кайгыртучанлыгыбыз, матур сүзләребез белән ярдәм итсәк иде.  Ахирәткә күчкәннәрне сагынып искә алып, Аллаһ каршында аларның изгелекләрен арттыруны, гөнаһларны ярлыкавын сорап догада булсак иде. Болар барысы да үзебез өчен дә, киләчәк буын өчен дә бик кирәк.

Хөрмәт белән Рәзилә Җиһаншина. Петербург шәһәре.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: