Зәй офыклары

Өстәмә һөнәри белем алучыларга дипломнар тапшырылды

Бүген Зәй мәшгульлек үзәгендә "Демография" илкүләм проектының "Өлкән буын" федераль проекты кысаларында өстәмә һөнәри белем алу буенча курслар узган пенсия алды яшендәге 14 зәйлегә дипломнар тапшырылды. Аларны “беренче карлыгачлар” дияргә тулы җирлек бар.

Курс узучылар  башлыча мәгариф, мәдәният, халыкны социаль яклау идарәсе, район үзәк дәваханәсеннән иде.  Алар үзәктә   хисапчы, психолог, логопед белгечлекләре буенча өстәмә укулар узды. Укулар мәшгульлек үзәге хисабына оештырылды. Өстәмә белем алучылар  шатлыгын бүлешергә башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, икътисад буенча аның урынбасары Марина Захарова килде.

- Булган һөнәр буенча квалификацияне күтәрү яки өстәмә компетенция алу хезмәткәрнең конкурентлыкка сәләтлелеген һәм кыйммәтен арттыра ул. Барыгызны да диплом алу белән котлыйм һәм эшегездә уңышлар телим. Иң мөһиме, алган белемнәрегезнең һәрберегез эшендә кирәкле булуын телим, - диде Илнар Хафизов чыгышында.
Сораштырулар буенча биредә алынган өстәмә белем һәркемгә эшендә кирәк. Район үзәк дәваханәсеннән килгән хисапчы Лилия Галиева әйтүенчә,  курсларда уку аңа һөнәри стандартлар буенча зур ярдәм булачак  икән.
 Әлеге курсларда белем алучыларның өчесе - Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре.
Ольга Руди үзәк китапханәдә 2004 елдан методик бүлекне җитәкли.  Методик бүлек эшчәнлеге китапханәчеләргә методик ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт. Ә бу үз чиратында кеше белән эшли белергә кирәк дигән сүз. Ольга Николаевна биредә курслар узганнан соң Аатаяклылар айлыгы кысаларында сукырлар җәмгыятенә йөрүчеләр өчен үзенчәлекле кызыклы чара оештырган.
Лилия Хафизова исә зурларга китап бирү бүлегендә шактый еллар хезмәт куя. Лилия ханым  Казан мәдәният институтының китапханә бүлеген тәмамлап бирегә  эшкә кайткан. Аңа да халык белән эшләүче хезмәткәр буларак курсларда алган өстәмә белем зур ярдәм булачак. Биредә авыллардан да йөреп белем өстәүчеләр булды. Шуларның берсе - Кадер мәдәният йорты директоры Лилия Кодратьева.
- Курсларга килгәндә, ул  бик кызыклы һәм бүгенге вазгыять өчен бик кирәкле, башкаларны да әлеге курсларда укырга чакырам. Психолог белгечлеге буенча алынган өстәмә белем эшемдә зур этәргеч булачак,  -ди ул.
  "Өлкән буын" федераль проекты буенча мондый курслар алга таба да оештырылачак.  

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: