Зәй офыклары

Өйдә күңелсез булмаячак: Татарстанның театрлары һәм музейлары онлайн режимда эшли

Рөстәм Миңнеханов Татарстан театрлары һәм музейларының онлайн-проектларын анонслады

Төрле күңел ачу урыннары ябылганлыктан, күп кенә кешедә вакытны ничек кызыклы һәм файдалы итеп уздыру турында сорау тумый калгандыр.
Татарстан халкына ял атнасында күңелсезләнергә туры килмәячәк, чөнки театрлар һәм музейлар онлайн эш режимына күчәчәк.
Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та инстаграмда хәбәр итте.
– Театрлар һәм музейлар да онлайн эшли. Өйдә күңелсез булмаячак. Афиша Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында, — дигән ул.

Татарстан артистлары онлайн-чаралар үткәрү башлангычы белән чыкты. Шулай рәвешле, алар карантинда утыручы республика халкын сөендерергә һәм теләктәшлек белдерергә телиләр. Салават Фәтхетдинов онлайн-концертлар сериясен ачты. Онлайн-фатир ярты миллион тамашачыны җыйган.

Хәзер инициативаны республика музейлары һәм театрлары күтәреп алды. Качаловский театры экскурсияләр һәм репетицияләр белән «Качаловский Online» проектын башлап җибәрде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: