Зәй офыклары

Озын гомер хатирәләре

Ил терәге - ир егеттә, туган якның горурлыгы күренекле затлы якташларда. Шундыйларның берсе булган якташыбыз, әдәбият галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегуловның бу көннәрдә 80 яшьлек юбилее.

Әлеге уңайдан   Зәйгә якташ язучы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов, филология фәннәре докторы, әдәби тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Фоат  Галимуллин, якташыбыз, музыкант, композитор Геннадий Максимов, филология фәннәре кандидаты, “Мәйдан” журналының җаваплы мөхәррире Факил Сафин, гаиләсе, туганнары килде.
Юбилей  уңаеннан чаралар “Энергетик” Мәдәният сараенда үзенчәлекле очрашудан башланып китте. Хатыйп Миңнегулов белән китапханәчеләр, актив китап укучылар һәм “Сөмбелә” клубы әгзалары арасында күзгә-күз карап аралашу, фикерләшү җылы һәм җанлы узды.  Аралашуны   Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең балалар бүлеге китапханәчесе Чулпан Шәйхиева    алып барды. Хатыйп Миңнегулов укучыларыбызның һәр соравына җентекле җавап бирде. Ул чыгышында белем алган Федоровка мәктәбе, укытучылары, туган авылы  турында мавыктыргыч итеп искә алды. Ничек итеп университетка укырга керүе, әлеге  дәрәҗәле уку йортында мөгаллимлек итүе, фән юлыннан китүе турында сөйләде. Хатыйп Миңнегулов татар халкының рухи мәдәниятен өйрәнүгә зур өлеш кертте. Якташ - рус, татар, инглиз, төрек, казах һәм башка телләрдә 1500 дән артык басма, 60 китап (монографияләр, дәреслекләр) авторы. Шуларның 55е Казан Федераль Университетының татар әдәбияты кафедрасында кулланыла.
-Минем дә башка кешеләрнеке кебек, кендек каны тамган, тәпи йөреп киткән, буй үстергән туган төбәгем бар. Бүтәннәр өчен ничектер, әмма минем өчен ул бик тә газиз, бик тә кадерле, бик тә матур. Аның,  артык биек булмаса да, таулары да, тип-тигез басу-болыннары да, як-ягында урман–әрәмәләре дә, ике тарафтан агып килеп үзара “кушылучы” кечерәк кенә инешләре дә бар, - ди Хатыйп ага. Чыннан да, кешегә илһамны туган ягы бирәдер, канат куядыр,  кайда яшәсәң дә туган як истән чыкмый.
Очрашуда язучыларның якташ турындагы сокландыргыч фикерләре зәйлеләрдә горурлык хисе уятты.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: