Зәй офыклары

Парк гөр килеп торды

Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында Халыкара балаларны яклау көнендә "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге хезмәткәрләре үзенчәлекле чара - "Попкорн бәйрәме" үткәрде. Шамакайлар булып киенгән хезмәткәрләр балаларны ярыштырды, уеннар уйнатты, актив катнашучыларны попкорн белән сыйлады. Үзешчәннәр дәртле җырлары, биюләре белән сөендерде. Иң кызыклы чара, мөгаен, балалар арбалары парады булгандыр....

Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында Халыкара балаларны яклау көнендә "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге хезмәткәрләре үзенчәлекле чара - "Попкорн бәйрәме" үткәрде. Шамакайлар булып киенгән хезмәткәрләр балаларны ярыштырды, уеннар уйнатты, актив катнашучыларны попкорн белән сыйлады. Үзешчәннәр дәртле җырлары, биюләре белән сөендерде.

Иң кызыклы чара, мөгаен, балалар арбалары парады булгандыр. Яшь әниләр бала арбасын ни генә кыландырмаган: танк, көймә, полиция машинасы формасына да кеткәннәр. Иң оригиналь, матур арба да ачыкланып, иҗади якын килүче гаиләләр Мактау грамотасы һәм бүләккә лаек булды.

Иң кечкенәләр турында да онытмадылар. Алар белән "Бэби старт" оештырылды. Кемнәр тизрәк үрмәли, аларга бүләкләр бирелде. Парк балаларның шат авазларыннан көне буе гөр килеп торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: