Зәй офыклары

Парламентарийлар ТР Премьер - министры кандидатурасын һәм вице-премьерларны раслаячак

Депутатлар Татарстан Президенты тәкъдим иткән кандидатураларны республика Дәүләт Советы комитетлары утырышларында караячак.

Бүген Казанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының 13нче утырышы узачак. Анда Татарстан Премьер-министры кандидатурасын һәм аның урынбасарларын раслау планлаштырыла.

16 сентябрьдә узган республика парламенты президиумы утырышында ике мәсьәлә — ТР Премьер-министры кандидатурасын раслау һәм республика вице-премьерларын билгеләү буенча Татарстан Президенты тәкъдимнәрен килештерү турындагы мәсьәлә каралды.

«Президент тәкъдим иткән барлык кандидатуралар да алдан Дәүләт Советы комитетлары утырышларында каралачак", — диде республика парламенты секретаре Лилия Маврина.

Утырыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның вазифасына керешү тантанасы булачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: