Зәй офыклары

Парлы җырчылар

Парлап җыр башкаручы Фәннур белән Тәслимәгә тамашачылар сокланып карый.

«Энергетик» Мәдәният сараенда “Адымнар” татар мәдәнияте клубын җитәкләүче Фәннур Миннекәев һәм аның тормыш иптәше Тәслимә Гәрәева катнашмаган мәдәни чаралар юктыр да. Әлеге күркәм пар матур җырлары, зәвыклы сәхнә костюмнары белән һәр чараның үзәгендә игътибарны җәлеп итеп тора.  
-Безне сәхнә табыштырды, җаныбыз теләгән хезмәт белән яшәвебезне дәвам итәбез, - ди алар, елмаешып.
Берсе - Аксар авылы кызы, икенчесе Чыбыклы егете булган бу пар районыбыз мәдәниятендә йөзек кашларының берсе хәзер. Үз тирәләренә сәнгатьне үз итүче һәвәскәрләрне җыеп, район авылларына чыгып үзенчәлекле бәйрәм чаралары оештырып йөрүләре дә мактауга лаек.
Фәннур белән Тәслимә җирле авторларның җырларын өйрәнеп башкарулары белән дә кече Ватаныбызның мәдәният-сәнгатен үстерүдә, пропагандалауда зур роль уйныйлар. Алга таба да аларга зур иҗади уңышлар телибез!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: