Зәй офыклары

Педагог-дефектолог белгечлеге буенча өстәмә белем алдылар

Укытучы-логопед – бүгенге көндә хезмәт базарында иң кирәкле белгечлекләрнең берсе санала.

19 сентябрьдә “Демография” илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында 12 ханымга «Педагог-дефектолог (укытучы-логопед)" программасы буенча һөнәри әзерлек дипломнары тапшырылды. Әлеге курсны Зәй белем бирү учреждениеләрендә эшләп, хәзерге вакытта декрет ялында булган хатын-кызлар үттеләр. Курслар өч ай барды һәм яшь әниләр сүзләренә караганда, әлеге укулар алар өчен көндәшлеккә сәләтлелекне арттырырга уникаль мөмкинлек булды. Алар эш урыннарына кайтыр алдыннан актуаль күнекмәләр һәм яңа белемнәр алды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: