Зәй офыклары

Педагог соңгы кыңгырауны илленче тапкыр каршылый

Кемдер 25нче майны соңгы звонок буларак көтә, ә менә Югары Мәлем төп белем бирү мәктәбендә 28 еллык педагогик хезмәте булган Гөлназ Мөзәкир кызы Прохорова 25нче майны инде 50нче тапкыр каршылый.

 Гөлназ Мөзәкировна Сармашбаш авылында туа. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, туган ягына кайтып балалар бакчасы мөдире булып эшкә урнаша. Күрше авыл егете белән тормыш корып җибәргәч, ул үзенең хезмәт юлын Югары Мәлем мәктәбендә дәвам итә. Читтән торып Казан дәүләт университетының география бүлеген тәмамлый. Үзенең яраткан фәненә бөтен җаны белән кереп китә. Балаларда да үз фәненә мәхәббәт уята. Мәктәпне тәмамлап чыгып киткән укучыбыз  Ләйсән Тихонованың әйткән сүзләре әле дә хәтердә: “Мин географияне яратам, чөнки, бу фәнне укыткан Гөлназ апаны яратам!”- диде ул. Әйе, башкача мөмкин дә түгел, чөнки аның укучылары фәнни-гамәли конференцияләрдә, олимпиада, конкурсларда алдынгы урыннарны яулыйлар, дәүләт имтиханнарын тапшыручы  укучылары да югары баллар җыялар.
       Гөлназ Мөзәкировна сәяхәт итәргә ярата. Туган ил, туган як табигате, илебезнең үсеше белән кызыксына. Ул Россиянең бик күп шәһәрләрендә була. Бөек Ватан сугышында катнашып, яуда үлеп калган бабасының каберен эзләп таба. Авырып яткан әтисенә, аның  кабер туфрагын алып кайтып бирергә тормыш иптәше белән бергәләп баралар һәм әтисенә ул туфракны алып кайталар.  
      Гөлназ Мөзәкировна бер урында гына тормый, яңалык  белән бергә атлый. Читтән торып инглиз теле укытучысы белгечлеген алып, инде 13 ел балаларга инглиз телен өйрәтә.
     2 кызы һәм улы да бик тырышлар. Мәктәпне яхшы билгеләренә генә бетерделәр. Кызлары югары белемле, уз гаиләләре белән яшиләр. Улы каратэ буенча спорт мастерлыгына кандидат булды.  Оныклары әбиләрен сагынып кайталар. Гөлназ Мөзәкировнага алдагы көннәрендә дә шулай  куанып яшәргә, эшләргә язсын!
Укытучы булу – зур бәхет ул,
Ул – яраткан минем хезмәтем.
Канатларым минем ныгый бара
Күргән саен хезмәтемә күрә хөрмәтем! – ди, Гөлназ Мөзәкировна.
Гүзәлия Батькова.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: