Зәй офыклары

Педагоглар династиясеннән

Һәр кеше дә укытучы була аламы? Күпләр фикеренчә, укытучы булып туарга кирәк. Укытучы һөнәрен сайлау – тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз-үзеңә искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз ул. Укытучы һөнәрен сайлаган кешегә иң башта табигать биргән сәләт, тирән белем, сабырлык, күркәм холык, һәрвакыт үз-үзеңне башкаларга үрнәк итеп тота белү сыйфатлары хас булырга тиеш.

Бу һөнәргә мәхәббәт күпләрдә каннан, нәселдән дә килә. Бохарай урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алсу Габдулла кызы Хәбибуллина  укытучыларга хас барлык сыйфатларны да үзендә туплаган. Ни дисәң дә,  нәселләрендә аның бабасы, әнисе дә  мөгаллим булып хезмәт куйган бит. Аларның мәгариф өлкәсендә гомуми эш стажы 90 елга якын.
Бабасы 26 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Аның укыту дәвере сугышка кадәр елларга барып тоташа. Бөек Ватан сугышы башланганчы ул Мөслим районында мәктәп директоры булып эшли. Кызганычка каршы, ул 1948 елда сугышта алган яраларыннан вафат була.
Алсу Габдулловнаның әнисе – Елена Мирзасалиховна татар мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. 1950 елда Минзәлә педагогика училищесын тәмамлаган яшь кызны Мөслим районының Түбән Табын авылына эшкә  җибәрәләр. Ул биредә 1985 елга кадәр  үзенә йөкләнгән бурычны намус белән башкара, калганнарга үрнәк укытучы, балаларга яхшы мөгаллим, тәрбия бирүче була.
Бабасы, әнисенең эзеннән барган кызлары Алсу мәктәпне тәмамлагач, укытучы һөнәрен сайлый. Менә инде ул 30 елдан артык Бохарай мәктәбендә башлангыч сыйныфларга белем һәм тәрбия бирә. Алсу Габдулловна – талантлы укытучы, аның укучылары - мәктәп укучыларының  муниципаль этабы һәм төрле бәйгеләр җиңүчеләре. Укытучы заман белән бергә атлый, эшчәнлегендә яңа заманча технологияләрне үзләштереп, аларны уку-укыту процессында куллана. Алсу Хәбибуллина - беренче категорияле укытучы, “Ел укытучысы-2018” муниципаль бәйгесе призеры,  аның намуслы тырыш хезмәте, актив тормыш позициясе,  педагогик инновацион технологияләрне куллланып эшләве  күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына лаек булды.
Җир һаман әйләнә дә әйләнә... Вакыт елгасы безнең үткән гомерне кыскартырга теләгәндәй ага да ага... Шушы вакыт ташкыны эчендә Алсу Габдулловна көн дә иртә белән эшкә ашыга. Үзенең бик тә шаян, шук, нечкә, самими саф күңелле кадерлеләре - яраткан укучылары янына яраткан эшенә ашыга ул.
Л. Шиһабетдинова, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: