Зәй офыклары

Пенсия фонды хәбәр итә

Шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, аларның әгъзалары, адвокатлар, шәхси нотариуслар, салым түләү системасының нинди булуына карамастан, РФ Пенсия фондына һәм мәҗбүри медицина иминиятенең федераль фондына взнос күчерергә бурычлы. 212нче федераль закон нигезендә 2016 елның 1 гыйнварыннан мәҗбүри пенсия иминияте буенча билгеләнгән күләмдәге иминият взносы шәхси эшмәкәрләр, адвокатлар һәм нотариуслар өчен...

Шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, аларның әгъзалары, адвокатлар, шәхси нотариуслар, салым түләү системасының нинди булуына карамастан, РФ Пенсия фондына һәм мәҗбүри медицина иминиятенең федераль фондына взнос күчерергә бурычлы.

212нче федераль закон нигезендә 2016 елның 1 гыйнварыннан мәҗбүри пенсия иминияте буенча билгеләнгән күләмдәге иминият взносы шәхси эшмәкәрләр, адвокатлар һәм нотариуслар өчен хисап елына керем күләме 300000 сумнан артмаганда, 19356,48 сум тәшкил итә (бу минималь хезмәт хакы күләме һәм иминият взносы тарифының уникеләтелгән күләменә тигез, ягъни 6204×26%×12 =19356,48). Ә фермер хуҗалыгы башлыгы һәм аларның гаилә әгъзалары өчен түләүгә килгәндә, өстәмә аларның санына да тапкырларга кирәк.

Хисап чорында керем күләме 300000 сумнан артып киткәндә, иминият взносы түләүче арткан өлештән 1 процент күләмендә өстәмә взнос кертә, ләкин ул хезмәткә түләүнең 8 минималь күләменнән дә (154851,84) артык була алмый.

Хисап чоры өчен взнос күчерүнең соңгы көне итеп елның соңгы аеның 31нче числосы билгеләнгән, ә артып киткән керем өчен өстәмә взнос киләсе елның 1 апреленнән дә соңга калмый күчерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: