Зәй офыклары

Пешекчеләргә рәхмәтлебез

Без бу көннәрдә “Зәй шикәре” агрофирмасының “Маяк” бүлекчәсе басуларында терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль булдык.

Биредәге эшне оештыру, аеруча тукландыру безгә ошады.  Пешекчеләр Надежда Сафиуллина, Любовь Иванова, Пелагия Җамалиева аш-суны тәмле итеп, җан җылысын салып  әзерлиләр. Күп нәрсә ашатуга дә бәйле бит: моның нәтиҗәсе буларак, тырышып сыйфатлы эшләргә тырышабыз. Тәмле итеп ашату гына түгел, аларның ашханәдә без - механизаторларны якты йөзләре белән каршылаулары да ошый.  Әлеге бүлекчә пешекчеләренә чиксез рәхмәтлебез.
Бертөркем механизаторлар исеменнән Хәлил Хөснуллин.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: