Зәй офыклары

Питрау бәйрәмендә спорт ярышлары оештырылды

Кашкатау итәгендә узган Питрау бәйрәмендә спорт ярышлары оештырылды. Алар үз эченә көрәш, армрестлинг, мас-рестлинг, гер күтәрү, шулай ук ГТО нормативларын алды.

Көрәштә Ранис Гыйләҗетдинов абсолют батыр калды. Төрле үлчәү категорияләрендә Зөлфәт Хәмидуллин, Руслан Хәмидуллин беренче урынга чыкты. Илнар Хәйруллин, Айнур Тимеркәев, Радик Сәлахов – II, Аяз Хафизов, Вильдан Салихов, Айдар Алтынбаев  III урында. Яшүсмерләр арасында Шамил Ибраһимов, Илфат Нуриәхмәтов, Александр Зарипов, Станислав Николаев җиңүче булып танылдылар.
Гер күтәрүдә ветераннар арасында Николай Захаров беренчелекне яулады.  Хатын-кызлар арасында Елена Терентьева, яшүсмерләрдән Рүзәл Минегалиев, ир-атлардан Николай Кузьмин беренче урынга чыкты.
Армрестлингта  Николай Петров, Булат Фаракшин, Елена Сапожникова, Елена Терентьевага тиңнәр юк. Мас-рестлинг буенча Алексей Вятскин һәм Регина Салихова беренче урында.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: