Зәй офыклары

“Питрау чибәре” бәйгесенең сайлап алу туры узды. Бәйгенең төп этабына кемнәр узды?

Бүген - 10 июльдә “Энергетик” Мәдәният сараенда “Питрау чибәре” бәйгесенең сайлап алу туры узды.

Традиция буенча, “Питрау чибәре” өчен кызлар 12 июльдә Питрау бәйрәмендә көч сынашачак. Бәйге шартлары буенча анда  16-28 яшьлек кызлар катнаша ала, алар керәшен костюмнарыннан булырга, үз халкының бәйрәмнәре, гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Бәйге нәтиҗәләре буенча  бары бер кыз гына “Питрау чибәре” исеменә лаек булачак. Ә калган кызлар аерым номинацияләрдә бәяләнәчәк.  Алар арасында иң сөйкемле, талантлы, акыллы, милли, уңган кызны билгеләчәкләр.
Сайлап алу турында  катнашучылар   үзләренең уңганлыкларын,  сәләт-талантларын  күрсәттеләр.  Финалга  яхшылардан-яхшы, чибәрләрдән-чибәр 12 кыз  сайлап алынды.  Алар – Сарсаз-Баграж авылыннан Вероника Журавлева, Урта Баграждан Галина Матвеева, Дүрт-Мунчадан Вероника Иванова һәм Лилиана Анисимова, Сәвәләйдән Анастасия Сабаева, Имәнлебаштан Ләйсән Әхмәтҗанова, Түбән Биштән Рената Вәлиәхмәтова, Әхмәттән Венера Батаева, Иске Зәйдән Вероника Трофимова, Югары Мәлемнән Лиана Прохорова һәм Керәшен Мәлеменнән Анна Баринова.
Кызларыбыз бәйгенең төп этабында да сынатмаслар дип ышанабыз.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: