Зәй офыклары

Питрау үтте...

Районыбызда яшәүче халыкларның уртак бәйрәменә әверелгән Питрау быел да Кашкатау итәгендә зур оешканлык, ныклы әзерлек белән, күпсанлы кунаклар катнашында чын халык бәйрәме буларак узды. Матурлыгы белән сокландыргыч Кашкатау итәге бәйрәмдә катнашучыларны быел тагын да матуррак булып каршы алды.

Район башлыгы Разиф Кәримов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы керәшеннәр җәмгыяте рәисе Иван Егоров, Зәй округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Николай Нефедов, күренекле якташыбыз  Рабит Батулла, “Агрокөч-Төркем” АҖ һәм күрше районнар вәкилләрен һәм башкаларны керәшен фольклор коллективлары дәртле җырлар белән каршы алдылар. Гадәттәгечә, һәр авыл җирлеге диярлек аланлыкта ризыклардан өстәлләр сыгылып торган күргәзмәләр оештырды. Кунакларга аларны карап, тәм-томнан авыз итеп чыгу өчен дә шактый вакыт кирәк булды. Чөнки кабатланмас миниатюрадагы өйләр, ишегалларында җырлы-биюле тамашалар гөрләде.
Амфитеатрны хәтерләткән урман аланы халык белән тулы. Чөнки зәйлеләр дә, кунаклар да күп кенә уен-ярышлар, искитмәле тамашаларны бары тик Питрауда гына күреп булганын хәзер яхшы белә. Биредәге бәйрәмнең төп тамашасы да ел саен башка һәм үзенчәлекле була. Питрау мәйданын “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле җыр-бию ансамбле бизәде. Ә җырлы-биюле тамашаның асылы да халыклар арасында дуслык-татулыкка дан җырлау иде һәм сәнгать чаралары аша бу бик матур күрсәтелде. Шунысы да игътибарга лаек, соңгы елларда тамашалар керәшен фольклорына нигезләнеп оештырыла һәм бу тема бәйрәмнең башыннан алып ахырына кадәр кызыл җеп булып сузылып бара. Бәйрәмдә катнашучыларны Разиф Кәримов һәм Иван Егоров котладылар.
-Хөрмәтле зәйлеләр һәм ерак араларны якын итеп кайткан  кунакларыбыз! Сезне чын күңелдән Питрау бәйрәме белән тәбрик итәм! Алыштыргысыз Кашкатау итәге зәйлеләргә инде 20 елдан артык керәшен мәдәниятен таныту мәйданы буларак хезмәт итә. Күпмилләтле район халкының яраткан бәйрәменә мәртәбәле кунакларыбыз ямь өсти, алар шатлыгыбызны  уртаклаша, уңышларыбызга сөенә. Быел районыбызда чәчүлек мәйданнар 70 мең гектарны тәшкил итте. 17 меңнән артык гектарда - көзге, 23 мең гектарда - язгы культуралар, 9 мең гектарда шикәр чөгендере игелә, күпьеллык үләннәрне икенче кат чабу башланды, терлек азыгы әзерләү дәвам итә.
Инде урып-җыюга керешер көннәр дә җитте. Игенчеләребез зур өметләр һәм түземсезлек белән уракка төшүне көтәләр, куәтле комбайннарыбыз әзерлек сызыгына куелган, аларның һәрберсенә икешәр тәҗрибәле механизатор беркетелгән. Быел да узган еллардагы кебек мул уңыш җыеп алу өчен барлык көчебезне куячакбыз. Зәй районының авыл хуҗалыгы өлкәсендә республика буенча алдынгы урыннарда баруында  һәрберегезнең өлеше бар. Тырыш хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Барыгызга да ихлас күңелдән гаилә иминлеге, саулык-сәламәтлек, уңышлар телим. Питрау бәйрәме сезне зур эшләргә, изге гамәлләргә рухландырсын, киләчәктә дә хезмәт кешесен зурлап яшәргә, бергәләшеп алда торган максатларыбызга ирешергә язсын, - диде район башлыгы.
Әйе, Питрау - җитди эшләргә керешер алдыннан бер ял итеп, көч туплап калу бәйрәме. Ул елдан-ел яңа бизәкләр белән тулылана, дуслык-туганлык җепләрен ныгыта бара. Зәй төбәгендә бүгенге көндә ике дистәгә якын милләт вәкилләре бер гаиләдәй, дус-тату яши. Аларга мәдәниятләрен үстерү, гореф-гадәтләрен яңарту өчен шартлар тудырыла.  
Бәйрәм  сәхнәләрендә Зәй,  республика районнары, Саратов өлкәсе керәшен фольклор коллективлары, якташыбыз Татарстанның халык артисты Виталий Агапов һәм аерым җырчылар – игезәк егетләр Айдар һәм Алмаз Юнысовлар Вадим Захаров, Марина Карпова, Иркә бер-берсен алыштырып кына торды. Мәйданның төрле урыннарында уен-ярышлар кызды. Бәйрәмне алып баручыларның берсе  быел да  татарның танылган юмор остасы Җәвит Шакиров иде.
Бәйрәмдә беренче тапкыр балалар арасында “Керәшен җыру әйтә” дип аталган җырчылар конкурсы үтте. Балаларны кечкенәдән үк олы сәхнәләргә күтәрелер өчен менә шундый конкурслар аша үткәрү кирәк.Үзәк телевидение каналында баручы “Голос. Дети” конкурсына охшаган әлеге бәйгедә 8 бала катнашты.
Төрле бәйгеләр, күңел ачуларда халык актив катнашты. «Питрау чибәре»  конкурсы да елдан-ел популярлаша бара. Конкурсның башта сайлап алу турлары үтте. Шулай да Питрау сәхнәсенә 11 кызыбыз чыкты. ”Питрау чибәре” исемен Югары  Мәлемнән Лиана Прохорова яулады. Калган кызлар төрле номинацияләрдә бүләкләнде яулады. Ә спорт мәйданында Питрау батыры булып Ранис Гыйләҗетдинов калды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: