Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Пляж – зәйлеләрнең яраткан ял итү урынына әйләнде

Пляж сезоны ачылу алдыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев гадәттән тыш хәлләрне кисәтү район комиссиясе утырышын үткәрде. Анда сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, саклык чараларын оештыруга зур игътибар бирү кирәклеге кисәтелде.

Иске Зәй бистәсендәге “Мәктәп тавы” проекты буенча төзекләндерелгән яр буе быел зәйлеләрне җәй башыннан ук  пляж сезоны ачылу белән сөендерде. 20 майда ул бәйрәм төсен алып ачылды. Яшьләр эшләре идарәсе, мәдәният хезмәткәрләре оештырган чара һәркемнең күңеленә хуш килде. Су өстендә оештырылган шоу аеруча истә калырлык булды.

Билгеле булганча, “Мәктәп тавы” проекты белән төзекләндерелгән яр буенда эшләр өч ел дәвам итте, ул Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман кул астындагы “Архитектура десанты” командасы проекты буенча тормышка ашырылды. Узган ел пандемия сәбәпле рәсми төстә ачылмаган иде.

Пляж сезоны ачылу алдыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев гадәттән тыш хәлләрне кисәтү район комиссиясе утырышын үткәрде. Анда сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, саклык чараларын оештыруга зур игътибар бирү кирәклеге кисәтелде.

- Мәгариф хезмәткәрләре балалар, ата-аналар белән укулар тәмамланганчы сулыкларда үз-үзләрен тоту буенча аерым аңлату эшләре алып барырга бурычлы, ә пляжда коткаручылар командасы булдыру, тәртип сагын контрольдә тоту, чисталыкны булдыру һәр җаваплы зат игътибарында булсын, - диде ул.

Хәзер яр буе пляж урыны зәйлеләрнең аеруча үз иткән урыны булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев