Зәй офыклары

Пляжларда коену тыела

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы пляжда коронавирус белән зарарлану куркынычы турында кисәтте, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы. Бу Иске Зәй бистәсендәге коену урынына тартылучыларга да кагыла.

Җәмәгать пляжларында коенырга ярамый, чөнки коронавирус әле дә сәламәтлек өчен куркыныч тудыра. Бу хакта Казанның оператив штаб утырышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары-Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков искә төшерде.

«Шәһәрдә яшәүчеләр арасында коронавирус инфекциясе таралу ситуациясе актуаль булып кала бирә. Сәламәтлек саклау системасы гражданнарны җәмәгать пляжларында коенудан тыелырга чакыра, өстәвенә, бу тыелган», — дип искә төшерде Жаворонков.

Татарстанда массакүләм ял итү урыннарына бару тыела, чөнки республика "коронавирус" чикләүләрен бетерүнең өченче этабына чыкмаган. Бу кагыйдәне бозган өчен Лаешта пляжда ял итүчеләргә штрафлар салынган.

Зәйдә дә Иске Зәй бистәсендәге төзекләндерелеп килүче коену урынында су керү сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкин. Беренчедән әле коронавирус белән бәйле пандемия чоры дәвам итә, икенчедән биредә янәшәдәге объектларны төзекләндерү эшләре дә тулысынча төгәлләнмәгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: