Зәй офыклары

Почтальоннар арасында бәйге

"Татмедиа" АҖе почта хезмәткәрләре, бүлекчәләр арасында бәйге игълан итә. Анда "Татмедиа"ның барлык басмаларына язылу буенча иң зур үсешкә ирешүчеләр барланачак.

Бәйге 2018 елның 1 апреленнән 30 июньгә кадәр уздырыла. Конкурста 2018 елның икенче яртысына газета-журналларга яздыру эше алып баручы "Татарстан почтасы"ның почта бүлекләре һәм хезмәткәрләре катнаша ала. Катнашу өчен почтальонның агымдагы  елның икенче яртысына "Татмедиа" АҖ газета-журналларына язылучылары, 2017 елның икенче  яртыеллыгына караганда, ким дигәндә, 5 процентка арткан булуы зарур. Шул ук вакытта конкурста катнашучы почтальон эшли торган бүлекчәдә яздыру абонентлары саны  кимемәскә тиеш.
"Иң яхшы шәһәр пачтольоны” ; “Иң яхшы кече шәһәр почтальоны" һәм "Иң яхшы авыл почтальоны" номинацияләрендә җиңеп, беренче урынны алучылар 16644 сум акчалата бүләк алачак. Ә "Иң яхшы почта бүлеге" номинациясендә җиңүче почта бүлегенә 30000 сум акчалата бүләк каралган. "Журналлар буенча иң зур тираж" номинациясендә "Татмедиа" карамагындагы журналларга иң күп яздыручы почтамт хезмәткре бүләкләнәчәк.

Хөрмәтле зәйлеләр! Әгәр үз почтальоныгызның җиңүен телисез икән, бәйгегә сез дә зур өлеш кертә аласыз. Моның өчен “Зәй офыклары” газетасына һәм "Татмедиа" җәмгыяте карамагында берничә газета-журналларга язылырга гына кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: