Зәй офыклары

Покрауга - кишер пирогы

Иң элек уртача зурлыктагы 6-7 кишерне юып, эре дә, вак та булмаган кыргыч аша үткәрәбез, төбенә ярты каптан күбрәк ак май салынган калын төпле кәстрүлгә кыздырырга куябыз.

Шуңа 1 зур аш кашыгы  шикәр комы, ярты чәй калагы тоз салабыз да капкачын каплыйбыз. Газны үтә кызу итмәскә һәм вакыт-вакыт болгатып алырга онытмаска кирәк.  

Хәзер инде икенче савытка дөге бүрттерергә куябыз. Ике листлык пирог өчен  гадәттә 1 стакан дөге (дөгене 1,5 стакан алырга да була) бүрттерәбез. Башта 2 стакан суны кайнатып чыгарып, шуның өстенә 1 стакан дөге салабыз. Бер чеметем чамасы тоз да кушарга кирәк. Дөгеле кәстрүлне талгын ут өстенә куябыз.

Хәзер инде чират камырга да килеп җитте. Әлеге пирогның камыры бик гади. 1 стакан сөт алабыз, шуңа 3 аш кашыгы үсемлек мае, чеметем тоз салабыз да камыр басабыз. Шуннан камырны кечкенә шарчыкларга бүлеп чыгабыз һәм кәгазь калынлыгы гына итеп җәябез (калын булса, тәмле килеп чыкмый).    

Аннары кишер белән дөгене бутыйбыз.  Кишер-дөге катнашмасын камыр өстенә салып чыгып,  читләрен бөгәбез.  

Пироглар әзер. Аларны хәзер духовкага озатырга да була.  

Кишер пирогының өстенлеге шунда, ул, беренчедән — чүпрәсез камырдан, икенчедән — натураль ризыклардан әзерләнә, өченчедән, бик тәмле була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: