Зәй офыклары

“Поле чудес” тапшыруында җиңгән Руслан Әмиров: "Сәвәләй авылын үземнеке дип саныйм”

16 октябрьдә Беренче каналның “Поле чудес” тапшыруы ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде. Уенда Түбән Кама егете Руслан Әмиров җиңеп чыкты.

- Шәһәр баласы булсам да, мин үземне Актанышныкы итеп саныйм. Балачагыбыз әтинең туган ягы Актаныш районы Чалманарат авылында узды. Әнием Лениногорск районының Федотовка авылында туса да, алар бабайны мәктәп директоры иткәч, Зәй районындагы Сәвәләйгә күченгәннәр. Ул авылны да үземнеке итеп саныйм, – ди ул. – Кечкенәдән мине әти-әнием музыка мәктәбенә бирде. Әни йөртсә дә, контроль әти кулында иде. Җырга-моңга, телгә мәхәббәтне ул тәрбияләде дисәк тә була.
Беренче каналга эләгүен исендә озак сакланыр, ди ул. Аларны анда коронавируска кат-кат тикшереп кертәләр.
Руслан Мәскәүдә татарча җырлап кайтуы белән бик горурлана.
– Телебез бетә дип борчылабыз. Бетми ул. Бу тапшыруда без татарның бөтен милли байлыгын – уен коралларын да, киемнәрен дә, ризыкларын күрсәттек. Бар да үзебездән тора. Әгәр гаиләдә миллилек, туган телгә мәхәббәт тәрбияләнә икән, димәк, өмет бар. Супер уенда ничек җиңдең, дисезме? Үзем дә шаккаттым. Рус телен дә татарча укыган бала бит мин. Уйлана торгач, кулымны күкрәгемә дә куйгач, сүз исемә төште. Бүләкләргә килгәндә, балларны күп җыйгач, аларны шактый бирделәр. Казаннан Мәдәният министрлыгыннан килгән автобус сыйдырды үзләрен. Аннары машинама төяп Түбән Камага алып кайттым. Компьютерны Әминә “үзләштерде”. Аңа бит әле үзенә дә аерым бүләк биргәннәр иде, – ди ул.
Руслан зур хыяллар белән яши. Киләчәктә Казанга күчәргә җыена. Балаларын да милли тәрбия белән үстерә.

"Ватаным Татарстан"

vatantat.ru

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: