Зәй офыклары

Политехник колледж документлар кабул итүне тәмамлап килә

Зәйнең бердәнбер һөнәри белем бирү учреждениесе - политехник колледж яңа уку елына студентлар туплауны дәвам итә.

Биредә кабул итү комиссиясе 1 июньдә эшли башлады. Укырга керергә теләүчеләрдән документлар кабул итү 15 августка кадәр булачак. План нигезендә быел беренче курска 165 кеше кабул ителергә тиеш булса, бүгенге көндә кабул итү комиссиясенә 177 кеше документлар тапшырган.
-Быел шәһәр мәктәпләрен тәмамлаучылардан аттестатларында уртача баллары яхшы булган документлар керүе шатландыра. Шул ук вакытта элекке елларда авыл мәктәпләрен тәмамлаучылар безгә документлар тапшырырга  иң алдан килеп җитәләр иде, быел, нигәдер,  бу активлык юк. Сәбәпләре дә билгесез, әллә егет-кызлар урып-җыю эшләрендә катнашып вакытлары юкмы, әллә башка сәбәпләр бар, - ди колледж директоры Сергей Максимов.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: