Зәй офыклары

Политехник колледж уракны беренчеләрдән булып тәмамлады

Зәй политехник колледжы уракны район хуҗалыклары арасында иң беренчеләрдән булып 4 августта ук тәмамлады.

Колледжның 153 гектар мәйдан биләгән тәҗрибә кырында  50шәр гектар мәйданда көзге бодай һәм арпа  игелгән иде. Икмәк кабул итү предприятиесенә барлыгы 300 тонна ашлык тапшырылды.
Тәҗрибә кырында  көзге чәчүгә дә җир әзерләнгән. 23-24 августта көзге бодай чәчеләчәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: