Зәй офыклары

Полиция хезмәткәрләре бер зәйледән корал һәм патроннар алдылар

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре полиция участок уполномоченные белән берлектә «Арсенал» оператив-профилактик операциясе үткәрде. Бу турыда Зәй эчке эшләр бүлеге аккаунтында хәбәр ителә.

Узган атнада полицейскийлар, Зәйдә яшәүченең өендә тикшерү барышында, ике көпшәле шома көпшәле корал кәүсәсе, берничә  ау мылтыгы  приклады һәм номерсыз прикладлар табып алалар. Шулай ук теркәлмәгән ау мылтыгы һәм 100дән артык патрон алына.

Хәзерге вакытта бу факт буенча тикшерү бара.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: