Зәй офыклары

Полиция хезмәткәрләренең гарнизон разводы узды

Бу атнада шәһәрнең “Яшьлек” боз сарае янындагы мәйданда хокук сагында торучыларның чираттагы гарнизон разводы булды. Анда Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы бүлеге шәхси составы, шулай ук ирекле халык дружиналары катнашты.

        

-Әлеге чара җәмәгатьчелекне хокук тәртибен нинди көчләр тәэмин итүен күрсәтүне төп максат итеп куя. Хокук сагында торучы башкалардан үзенең тышкы кыяфәте, матур итеп аралаша белүе, акыллы фикер йөртүе белән дә аерылып торырга тиеш. Без тәүлек дәвамында халыкка ярдәмгә килергә әзер. Полиция хезмәткәрләренә ышаныч булганда гына тиешле нәтиҗәләргә ирешү мөмкин, - ди штаб башлыгы Ринат Кәбиров.
Әлбәттә, зәйлеләрнең тыныч яшәве, төрле җинаятьләрне булдырылмый калуы алардан  тора.
Развод вакытында приказлар, ориентировкалар, эзләнүче кешеләр һәм машиналар исемлеге җиткерелде, техниканың төзеклеге тикшерелде.
Бурычлар куелганнан соң һәр хезмәткәр  үз юнәлеше буенча эш урыннарына, рейдка юл тотты.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: