Зәй офыклары

Полиция Кыш бабае Зәй балаларына бүләк тарата

Полиция Кыш Бабай һәм Кар кызы ел саен балаларны Яңа ел бәйрәмнәре белән котлый. Бу ел да искәрмә түгел. Бөтенроссия акциясе барышында закон сакчылары шактый гаиләләргә килә. Моңа балалар бик шатлана.

-Бу акция балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче  балаларга ярдәм күрсәтү, шулай ук хокук саклау органнарына халык ышанычын ныгыту максатыннан үткәрелә, - ди   район  эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе  башлыгы  Ильмир Хәйретдинов.
Балалар Яңа Ел бүләкләрен полиция хезмәткәрләреннән 15 гыйнварга кадәр алачак. Аларга Кыш бабайга сөйләргә шигырьләр, җырлар өйрәнергә дә вакыт бар әле. Районыбызда  Полиция Кыш бабае, 18 гаиләгә барып, 45 балага бүләкләр тапшырачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: