Зәй офыклары

Поповкада ике ветеран яши

Зәй районы Поповка авылында митинг, гадәт буенча, һәйкәл янында узды. Бүгенге көндә авылда ике тыл ветераны яши. Авыл халкын, ветераннарны җирлек башлыгы Руслан Хәбибуллин Җиңү көне белән котлап, теләкләрен юллады.

Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән бәйрәм тамашасы тирән мәгънәгә ия иде. Тантанада бер минут тынлык игълан ителеп, сугыштан кайтмаучы якташлары искә алынды. Обелиск алдына чәчәкләр куелды. Шунысын да әйтик, Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан һәйкәл яңартылган, аның тирәсе тәртипкә китерелгән, коймалары буялган.
- Без - сугыштан соң туган буын, әти-әниләребез аның авырлыгын татыган. Без аларны онытырга тиеш түгел. Бәйрәмне тиешле югарылыкта оештырган җирлек башлыгы, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтлебез, -ди Земфира апа Миңнеханова.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: